Чыгу урыны һәм вакыты

Казанда рус телендә якынча 1915 елның 7–19 октябрьләрендә 7 саны нәшер ителә.

Нашире — Ю.А.Еленев, мөхәррире — Л.К.Медведев.

Юнәлеше

Газета материалларының күпчелеген Беренче бөтендөнья сугышы фронтларында барган хәрби хәрәкәтләр турында мәгълүмат бирүче һәм Петроград хәрби округы җитәкчелеге эшчәнлеген яктыртучы үзәк матбугаттан күчереп басылган язмалар били. Редакциянең игътибар үзәгендә Дәүләт Думасы эшчәнлеге тора. Эшчеләр сыйныфы мәсьәләләре буенча материалларга аерым урын бирелә.

«Казан эшчеләре арасында» рубрикасы Алафузовлар фабрикасы һәм заводлары эшчеләренең авыр хезмәт һәм тормыш шартлары турында мәгълүмат бирә. 15 сентябрьдә чыккан 2 нче санында И.М.Гаспринский истәлегенә багышланган мәкаләләр басыла.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2012. Т.3;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – Г.Р.Заманова