Казан сәүдәгәрләре биржасы органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1868 елның 1 декабреннән 1892 елга кадәр чыга (1882 елга кадәр — атнага 2, 1886 елга кадәр — атнага 3 тапкыр, 1886 елдан көн саен нәшер ителә).

Төрле еллардагы мөхәррирләре — А.К.Чугунов, А.И.Миропольский, М.В.Ключников, Н.Я.Агафонов, Д.А.Соколовский, Н.А.Ильяшенко, С.А.Гисси һәм башкалар.

Юнәлеше

Газета сәнәгать, сәүдә һәм финанс даирәләре мәнфәгатьләрен чагылдыра.

Хөкүмәт күрсәтмәләре, биржа хәбәрләре, банк, сәүдә корреспонденцияләре, Россия һәм чит илләрнең төрле шәһәрләреннән хәбәрләр, статистика мәгълүматлары, фельетоннар, Казан губернасы тарихы буенча мәкаләләр һәм отыш тиражлары басыла.

Башкала газеталарыннан күчереп басылган язмаларга зур урын бирелә.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2012. Т.3;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – Г.Р.Заманова