Чыгу урыны һәм вакыты

1838 елның гыйнварыннан 1917 елның мартына кадәр Казанда рус телендә нәшер ителә; 1838 елда атнага 1 тапкыр, 1867 елдан — 2, 1884 елдан — 3, 1908 елдан — 2 тапкыр чыга.

Губерна идарәсе органы, иҗтимагый-сәяси, икътисади, мәдәни тормыш мәсьәләләре буенча хөкүмәт карашларын чагылдыра.

Дәфтәр формасында чыга, 1865 елда күләме икеләтә зурая, 1873 елдан киңәйтелгән форматлы тулы биттә басыла башлый.

1843 елда рәсми һәм рәсми булмаган бүлекләре чыга. Рәсми бүлегенең мөхәррире, гадәттә, вице-губернатор була, газета басмага губернатор имзасы белән бирелә. Информацион характерда була. Аның программасы берничә дистә ел дәвамында үзгәрешсез кала. Боерыклар, циркулярлар, хөкүмәт, җирле администрация фәрманнары һәм сәүдә, сату итү, подрядлар һәм башкалар турында белдерүләр урнаштырыла.

Рәсми булмаган бүлегенең мөхәррирләре губернатор билгеләгән затлар була: И.А.Соколов, Н.И.Второв, А.И.Артемьев, И.Н.Березин, С.С.Немиров, А.Ф.Михайлов, Н.Н.Вечеслав, С.М.Шпилевский, Н.Ф.Юшков, А.П.Гесс, А.Н.Розен­штейн, А.П.Молоствов, А.М.Никитин, И.К.Мосцицкий, А.Петров, Ф.Иванов.

«Казанские губернские ведомости» формалашуда газета белән актив хезмәттәшлек итүче Казан университеты укытучылары, профессорлары мөһим роль уйный. Шулай ук газетага Казан губернасының танылган публицистлары, хәбәрчеләре, фән, мәдәният, мәгариф хезмәткәрләре, руханилар, җирле җәмәгать үзидарәсе органы хезмәткәрләре, гласныйлар яза.

Юнәлеше

1871 елдагы хөкүмәт карары буенча «Казанские губернские ведомости» сәяси, юридик һәм башка материалларның бары тик рәсми чыганаклардан алынганнарын гына бастырып чыгарырга хокуклы була. Мәкаләләрнең тематикасы илдәге иҗтимагый-сәяси тормышның үзгәрүе, цензура режимының көчәюе яки кимүе, җирле администрация тарафыннан «күзәтү»нең ни дәрәҗәдә булуыннан һәм башка факторлардан тора.

Даими рубрикалар, шул исәптән «Җирле бүлек», «Эчке хәбәрләр», «Статистика» «Өяз хәбәрләре», «Юридик бүлек» (1871 елдан), «Белдерүләр», «Библиография» чыгып килә.

1860 елларның 2нче яртысыннан газетаның «Кушымта»сы чыга. Ул земство һәм шәһәр бюджеты турында мәгълүматлар, җирле үзидарә органнары күрсәтмәләре, сайлаулар буенча кагыйдәләр, Казан губернасының торак пунктлары исемлеге, крәстиян эшләре буенча алып барылган журналлар һәм башкалар турында мәгълүматлар бастыра.

«Казанские губернские ведомости»да губернаның хуҗалык тормышы хәбәрләре, төбәк тарихы һәм этнографиясе турында мәкаләләр мөһим урын алып тора. Этнографик һәм тарихи язмалардан өзекләр, фельетоннар, мәкаләләр, К.Ф.Фуксның «Казан татарлары статистик һәм этнографик нисбәттә» («Казанские татары в статистическом и этнографическом отношениях») китабыннан өзекләр, шулай ук аның Казан губернасының удмурт, мордва, чуаш авылларында йөрүен тасвирлаган язмалар басыла. А.С.Пушкинның А.Фукска адресланган хаты да газетада урын ала.

1838–1842 елларда эчтәлеге базар бәяләренә күзәтү, библиографик белешмәләр һәм шәхси белдерүләр белән чикләнгән «Прибавления к Казанским губернским ведомостям» чыга.

Әдәбият

Васильев П.П. Казанское книжное дело: Материалы по местной книжно-литературной деятельности. Казань, 1866. Вып. 1;

Агафонов Н.Я. Казань и казанцы. Казань, 1907. Ч. 2;

Айплатов Г.Н. «Губернские ведомости» как исторический источник: По материалам неофициальной части «Казанских губернских ведомостей» // Герценовские чтения: Межвуз. конференция Ист. науки. Л., 1968;

Дейч Г.М. «Губернские ведомости» как исторический источник // Вспомогательные исторические дисциплины. Л., 1978. Т. 9;

Бурмистрова Л.П. Провинциальная газета в эпоху русских просветителей. Казань, 1985;

Указатель статей по археологии, истории и этнографии, помещённых в неофициальной части «Казанских губернских ведомостей» (1878–1891) // Изв. Об-ва археологии, истории и этнографии при Казан. университете. 1892. Т. 10, вып. 1;

Татар энциклопедиясе. Казан, 2012. Т.3;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Авторлар – Л.П.Бурмистрова, Г.Р.Заманова