1914 елның 19–21 октябрендә (3 сан) һәм 28 октябреннән 9 декабренә кадәр (36 сан) Казанда рус телендә нәшер ителә.

Нашир-мөхәррире — Н.А.Скворцов.

Язмаларның күбесе шул елда башланган Беренче бөтендөнья сугышына багышлана. Хәрби хәбәрләр, Югары Башкомандующий штабы мәгълүматлары, Петроград телеграф агентлыгы һәм шәхси телеграф бюролары телеграммалары, хәрби-патриотик темага караган мәкаләләр басыла.

«Сугыш театры», «Сугыш көндәлеге», «Дуслар һәм союздашлар», «Казан һәм сугыш», «Казан лазаретлары буйлап», «Сугыш һәм җәмәгать үзидарәсе» кебек даими рубрикаларда сугыш хәрәкәтләре барышы, фронтлардагы хәлләр, Россия армиясенең тәэмин ителешен оештыру, земстволарның һәм шәһәрләрнең бөтенроссия берлекләрен төзү турындагы мәгълүматлар бирелә.

Сугыш шартларында Казанның хуҗалык-иҗтимагый халәтен, сугыш заказларын үтәүче җирле сәнәгать, шул исәптән Казан завод-фабрикалары торышын анализлауга зур игътибар юнәлтелә; Казан хәрби госпиталендә дәваланучы яралылар турында мәгълүматлар басыла.

Газета битләрендә Казанны азык-төлек һәм көндәлек товарлар белән тәэмин итү, бәяләр үсешен тоткарлау, спекуляциягә каршы көрәш алып бару буенча шәһәр һәм земство үзидарәләренең эшчәнлеге яктыртыла.

Авыру һәм яралы сугышчыларга ярдәм итү шәһәр комитеты утырышлары турында даими рәвештә хәбәрләр басыла.

1914 елның 17 октябрендә (газета оештырылганчы) һәм 22–25 октябрендә газетага иртәнге кушымта рәвешендә «Телеграммы вечерней газеты» Казанская жизнь» чыгарыла. Кушымта — «Жизнь» журналы.

Автор Г.Р.Заманова