1909 елның 5 маеннан 1910 елның 17 маена кадәр Казанда рус телендә нәшер ителә, барысы 283 саны чыга («Вечерняя почта» саннарын исәпкә алып).

Нашире һәм мөхәррире — М.А.Малашенко. «Казанская вечерняя почта» битләрендә Петербург телеграф агентлыгының иҗтимагый-сәяси һәм икътисади эчтәлек өстенлек алган телеграммалары, башкалада чыгучы һәм җирле газеталардан мәкаләләр күчереп басыла.

Газетада төп урынны «Казан тормышы» бүлеге били, аның «Казан губернаторыннан», «Дума темалары», «Театр һәм музыка», «Казан халыкара күргәзмәсе кайтавазы», «Төрлесеннән», «Кечкенә фельетон» дигән даими рубрикалары була.

Автор — Г.Р.Заманова