Кулланучылар җәмгыятьләренең Казан берлеге органы.

1919 елның гыйнварыннан 1920 елның декабренә кадәр рус телендә Казанда барлыгы 36 саны нәшер ителә. 1919 елда Казан губерна кооператив съездлары советы органы буларак айга 2 мәртәбә басыла (24 сан).

«Рабочее дело» басмаханәсендә нәшер ителә. Мөхәррире — К.В.Харлампович.

Журналда җирле һәм Мәскәү кооператорлары, галимнәр, журналистлар катнаша. Үзәк һәм җирле идарә органнарының кооперация буенча эшчәнлекләре яктыртыла; иҗтимагый-сәяси тормыш, кооперация һәм аның аерым тармакларының гомуми мәсьәләләре буенча материаллар басыла. Шулай ук «Казанская кооперация» кооперациянең Россиядә һәм чит илдәге эшчәнлеген яктырта, кулланучылар җәмгыятенең агымдагы эшчәнлеге, кредит мәсьәләләре, хезмәт артельләре турында журнал укучыларның сорауларына җавап бирә. Икътисад, медицина, библиография бүлекләре эшләп килә. Әдәби бүлектә фельетоннар, поэзия (шул исәптән рәссам һәм шагыйрь П.А.Радимовның 10 нан артык шигыре) басыла. Редакция «Икътисади тормыш» (Мәскәү), «Кооператив сүзе» (Смоленск), «Казан игенчесе» һ.б. үзәк һәм җирле матбугат органнары материалларын күчереп бастыра.

Автор — Т.М.Насыйров