«Йолдыз» газетасы

Чыгу урыны һәм вакыты

1906 елның 15 гыйнварыннан 1918 елның 21 июненә кадәр Казанда татар телендә нәшер ителә, 1900 саны чыга. И.Н.Харитонов, бертуган Кәримовлар, «Өмид» басмаханәләрендә басыла.

«Йолдыз» башта атнага бер, аннары 2-3 мәртәбә, алга таба көн дә чыга башлый.

Газетаның редакция тарафыннан билгеләнгән юнәлеше – «Нинди дә булса сәяси партия мәнфәгатьләреннән азат булу».

Нашире һәм мөхәррире – Ә.Максуди, сәркәтибе – Г.Камал.

Газетаның даими авторлары: С.Максуди, Җ.Вәлиди, Һ.Атласи, Г.Баттал, Г.Лотфи, Ш.Әхмәдиев һ.б.

Анда Г.Тукай, Ф.Әмирхан, М.Гафури, Г.Ибраһимов, К.Бәкри һәм башкаларның әдәби әсәрләре һәм тәнкыйть мәкаләләре басыла.

Юнәлеше

Газета һәрдаим эчке һәм тышкы сәясәт яңалыкларын, бигрәк тә мөселманнарга караганнарын яктырта, Россия һәм мөселман илләре тарихы турындагы фәнни-популяр эчтәлектәге мәкаләләр, китапларга күзәтү, театр репертуарларын бастыра.

Россиянең төрле төбәкләрендә генә түгел, аннан читтә дә редакциянең үз хәбәрчеләре була. Балканда барган вакыйгалар вакытында Г.Камал Төркиягә җибәрелә, ул андагы хәлләр, рух турында, ватандашлар хакында мәгълүматлар биреп бара.

«Йолдыз»ның Балкандагы сугышка карата фикере күп кенә татар басмаларыннан аерылып тора, шуңа да аны «Тәрҗеман», «Вакыт» газеталары тәнкыйтьләп чыга. Фактларны бозып күрсәтүдә гаепли.

Редакция үз укучыларын Дәүләт Думасында карала торган законнарның төп проектлары белән таныштыра, аларга үз аңлатмаларын бирә; мөселман кандидатларын сайлау кампанияләрен оештыруга һәм бу эшнең барышына аеруча игътибар итә.

Утырыштан репортажларны, депутатлар чыгышы текстларын, 1907 – 1912 еллардагы аналитик мәкаләләрне, кагыйдә буларак, С.Максуди әзерли. Аның мөселман фракцияләре, асылда, депутатлар эшчәнлеге турында 2 нче Дәүләт Думасы таратылганнан соң басылган «Хисапнамәләре» кызыклы.

Газета битләрендә милләтләр арасындагы тигез хокуклылык, милли үзаңны үстерү мәсьәләләре яктыртыла.

Мәкаләләрнең темасы иҗтимагый-сәяси тормыштагы үзгәрешләр белән бәйле була. Беренче бөтендөнья сугышы башлангач, хәрби хәрәкәтләр, сугыш барышы, армияне тәэмин итүне оештыру һщм башкалар турында хәбәр итеп тора. Соңрак сугыш шартларында хуҗалык-икътисад мәсьәләләрен анализлауга күбрәк игътибар итә башлый. Мәгариф, укыту, тәрбия мәсьәләләре даими рәвештә яктыртыла, укыту программалары һәм дәреслекләргә анализ бирелә.

Тел, орфография проблемаларын яктырту «Йолдыз» ның абруен күтәрә.

Аңарда яңа басмаларга һәм әдәби әсәрләргә даими күзәтү ясала.

«Йолдыз» башка татар, рус, чит ил газеталары материалларыннан да файдалана; «Речь», «Новое время», «Русское слово», «Земщина» һ.б. газеталар белән сәяси бәхәскә керә.

«Йолдыз.» революциягә кадәрге татар басмалары арасында иң абруйлы, тотрыклы газеталарның берсе санала, татарлар яшәгән күп кенә Россия төбәкләре һәм шәһәрләрендә тарала.

Әдәбият

Гаффарова Ф.Ю. Әхмәдһади Максуди. Казан, 2002;

Татар энциклопедиясе. Казан, 2011. Т.2;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.