Казанда рус телендә нәшер ителә.

Оештыручылары – ТР Дәүләт Советы һәм Министрлар Кабинеты, 1995 елдан – газета редакциясе коллективы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1991–1995 елларда Казанда нәшер ителә.

1991 елның февралендә сынау саны чыга, 1 нче саны 1991 елның 30 августына – Республика Көненә туры китереп чыгарыла.

1991 елда атнага бер тапкыр, 1992 елдан һәр көнне басыла.

1995 елның маенда, оештыручылары алышынганда, «Халык депутатлары советы газетасы» дигән өстәмә исеме «Эшлекле даирәләр газетасы» итеп үзгәртелә.

Мөхәррире – Ю.П.Алаев.

Даими язышучы авторлары – Т.Мамаева, Т.Сидорова, С.Сайганова, Г.Такташ, Д.Туманов һ.б.

Төп рубрикалары: «Республика», «Дуслык», «Заман һәм акча».

Юнәлеше

Газетада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы кабул иткән законнар һәм карарлар, Татарстан Республикасы Президенты указлары басыла, Татарстанның социаль-икътисади, иҗтимагый-сәяси, мәдәни тормышы яктыртыла.

1995 елның октябреннән чәршәмбе көннәрендә «Телерадиопресса» мәгълүмат агентлыгы белән берлектә «Реформа һәм җәмгыять» исемендә кушымта чыгарыла.

Оештыручылары кабат үзгәргәч, «Известия Татарстана» редакциясе дә үзгәреш кичерә: 1995 елның 24 ноябреннән җомга көннәрендә «Время и деньги» исемендә яңа газета чыга башлый.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2010. Т.2;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – Р.А.Айнетдинов