Чыгу урыны һәм вакыты

1917 елның июненнән 1918 елның 21 февраленә кадәр Казанда рус телендә нәшер ителә, барысы 28 саны чыга.

Газетада Казан губернасы земствосының атналык «Земская неделя» газетасы мөхәррире Н.А.Мельников, Н.А.Теренин һәм башка авторларның мәкаләләре басыла.

Юнәлеше

Басма үзалдына Союз эшчәнлеген яктыртып бару максатын куя.

Газета Казан губернасы һәм өяз земстволары, земство идарәләре эшчәнлеге турындагы материалларны бастыра, аларда халык мәгарифе, медицина хезмәте күрсәтү (бигрәк тә яраланган солдатларны дәвалау), юл хуҗалыгы, почта хезмәте күрсәтү һәм башка мәсьәләләр яктыртыла.

Казан губернасында авыл хуҗалыгы эшләренең барышы турында сөйләнә, өязләрдә ашлык һәм яшелчә культураларының уңышлары турында мәгълүматлар бирелә.

Агрономнар һәм ветеринар табиблары орлыкны, бәрәңге һәм яшелчәне эшкәртү һәм саклау, терлек карау, аларның авыруларына каршы көрәш чаралары турында киңәшләр белән чыгалар.

Газетада басылган материалларда Беренче бөтендөнья сугышы аркасында эшчеләр һәм тарту көче җитешмәү сәбәпле авыл хуҗалыгы эшләрендә туган авырлыклар турында сөйләнә.

Авыл хуҗалыгы берлеге бетерелгәннән соң, 1918 елның башында газета чыгудан туктый.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2010. Т.2;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – Т.М.Насыйров