Чыгу урыны һәм вакыты

1917 елның 12 июленнән 21 сентябренә кадәр Казанда атнага 3 тапкыр рус телендә нәшер ителә.

Мөхәррире – Н.И.Строганов.

«Өмид» басмаханәсендә басыла.

Юнәлеше

Максаты – крәстиян депутатларының Бөтенроссия һәм Казан губернасы советлары сәясәтен, илдәге сәяси вакыйгаларны аңлату, төбәктәге крәстияннәр хәлен яктырту.

Газета крәстияннәрне крәстиян депутатлары советы тирәсенә берләштерүгә, аларны өяз советлары һәм волость комитетлары оештыруга чакыра, крәстияннәрнең Бөтенроссия советына альтернатив булган Бөтенроссия крәстиян берлеге съездын чакыруга каршы чыга, Вакытлы хөкүмәт һәм обороначылар сәясәтен яклый.

Крәстиян депутатларының Бөтенроссия советы карарларын пропагандалый (бөтен җирне халыкка йолым түләтмичә генә хезмәт нормасы буенча тигезләп бүлеп бирү, федератив демократик республика урнаштыру һ.б.).

Газетада Учредительләр җыенына сайлаулар тәртибе җентекләп аңлатыла.

1 нче санда «Казан губернасының барлык халкына» ачлыктан интегүче эшчеләргә һәм армиягә ярдәм итүне сораган өндәмә, губерна азык-төлек идарәсенең алпавытлардан алынган икмәкне азык-төлек комитеты пунктларына тапшырырга тиешлеге турындагы карары басыла.

«Крәстиян тормышы» дигән бүлектә уңышның торышы, урманны файдалануга күзәтчелек итү турында һәм башка материалларга урын бирелә.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2010. Т.2;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – Р.А.Айнетдинов