Чыгу урыны һәм вакыты

1924–1928 елларда Уфада татар телендә (1925–1927 елларда елга 6 сан) нәшер ителә.

1926 елдан «Ислам» исемендә чыга.

Нашире һәм мөхәррире Үзәк Диния нәзарәте рәисе урынбасары – К.Тәрҗемани.

«Кешеләрнең иминлеге һәм бәхете – дини тормышта!» дигән лозунг астында чыга.

Җыентыкның максаты: исламның фән һәм иҗтимагый тормыш белән тыгыз элемтәдә булуын аңлату; үсеп килүче буынны ислам һәм аның төп принциплары рухында тәрбияләү.

Җ.Абызгилдин, М.Буби, З.Камали, М.Магкули, Г.Сөләймани, К.Тәрҗемани, Р.Фәхретдин һәм башкаларның мәкаләләре басыла.

Юнәлеше

Дини әсәрләр, Коръән сүрәләре, ҮДН пленумы һәм съездлары утырышлары турындагы язмаларга урын бирелә. Дини белем бирүгә, хатын-кыз мәсьәләләренә зур игътибар юнәлтелә.

1927 елгы саннарда Р.Фәхретдиновның Бөтендөнья мөселманнары конгрессына (Мәккә шәһәре) баруы турындагы хисабы, дөньядагы барлык мөселманнарга халыкара характердагы төрле мәсьәләләр буенча ҮДН өндәмәләре басыла.

Урта Азия республикаларында һәм чит илләрдә таратыла.

1927 елгы барлык саннары да Дәүләт сәяси идарәсе тарафыннан тоткарлана. 1928 елда аерым саннары гына чыга, аннан соң җыентык чыгудан туктатыла.

Әдәбият

Зәйнуллин Җ.Г. XVIII йөз – XX йөз башында татар рухани әдәбияты. Казан, 1998;

Юнусова А.Б. Ислам в Башкортостане. Уфа, 1999;

Ислам на территории бывшей Российской империи: Энцикл. словарь. М., 1998. Вып. 1;

Татар энциклопедиясе. Казан, 2010. Т.2;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.