Казан руханилар академиясенең миссионерлар бүлеге органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

«Православный собеседник» журналына кушымта итеп чыгарыла һәм 1912 елның декабреннән 1916 елга кадәр елга 3 тапкыр рус телендә нәшер ителә.

16 саны чыга.

Башлап җибәрүчесе, мөхәррире, мәкаләләрне тәрҗемә итүче һәм авторы – Н.Ф.Катанов.

Авторлар арасында, башлыча, академия укытучылары.

Руханилар академиясенең эчке эшләр министрлыгы тарафыннан журналны финанслау турындагы үтенечнамәсе 1912 елның гыйнварында бирелә, 1912 елның мартында редакция мөдире итеп М.А.Машанов сайлана, шул ук елның сентябрендә аны Н.Ф. Катанов алыштыра.

1912–1915 елларда беренче 12 китап 1 том тәшкил итә; 2 томга 1915–1916 елларда чыккан 1-5 номерлар керә; барлыгы 17 номер чыга.

Журналның анонсында түбәндәге төп темалар игълан ителә: 1. Россиянең Европа һәм Азия өлешендә яшәгән рус булмаган халыкларның: христианнар, мөселманнар, ламаистлар һәм шаманистларның – гадәтләре һәм көнкүреше; 2. Аларның дини ышанулары, законнары һәм билгеләмәләре; 3. Агымдагы әдәбиятларына күзәтү.

Юнәлеше

Казан университеты каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыятенең гомуми җыелышларында ясалган аерым докладлар басыла. Күпчелек мәкаләләр Россиянең Европа һәм Азия өлешендә яшәүче төрле диндәгеләрнең (христианнар, мөселманнар, ламачылар, шаманчыларның) көнкүрешен, динен, гореф-гадәтләрен яктыртуга багышлана.

Россия империясендә яшәүче әҗнәбиләрнең, шул исәптән чуаш, мари, казакъ, хакас, бурят, шулай ук Көнбатыш Кытайдагы мөселманнарның тарихын, этнографиясен һәм мәдәниятен яктыртуга зур игътибар бирелә. Кайбер халыкларның исемнәре этимологиясенә багышланган, Идел-Кама төбәгендәге рус булмаган халыкларның, бигрәк тә татарларның дини-әхлакый, дини карашлары, канун һәм күрсәтмәләре мәсьәләләренә караган мәкаләләр зур урын ала.

Этнограф галимнәр Н.В.Никольский, В.М.Васильев, В.И.Иванов мәкаләләре белән беррәттән һәвәскәр (гади) хәбәрчеләрнең күпсанлы хәбәрләре дә басыла. Ш.Саттаровның татар бәйрәмнәренә багышланган мәкаләләр сериясе дөнья күрә. Г.Пчёлов һәм Г.Филиппов материалларында Мәлки керәшеннәре һәм мордва-каратайлар тасвирлана.

Казан губернасы шәһәрләренең истәлекле урыннары турындагы материалларга зур урын бирелә.

Рус телле укучыларга багышланган татар иҗтимагый фикере, милли хәрәкәте һәм мәдәнияте турындагы мәкаләләр мөһим урын алып тора.

«Тәнкыйть һәм библиография» бүлегендә татар газета һәм журналларына, календарьларга, дини-әхлакый характердагы әсәрләргә, дәреслекләргә, музыкаль әсәрләргә, Казан уку-укыту округы идарәсе каршындагы тәрҗемәчелек комиссиясе басмаларына күзәтүләр басыла.

«Вакыт», «Кояш», «Сибирия», «Тормыш», «Йолдыз» газеталарыннан, «Аң», «Шура» һәм башка журналлардан алынган тәрҗемә мәкаләләргә урын бирелә.

Матур әдәбиятка күзәтүләр урнаштырыла, шул исәптән Г.Тукай, Н.Думави, Г.Ибраһимов, Г.Исхакый, Г.Камал иҗатларына, кыргыз һәм казакъ әдәбияты әсәрләренә җентекле анализ ясала (авторы – Казан укытучылар семинариясе укытучысы А.И.Емельянов).

1915 елда яңа ысул белән эшли торган мәктәп һәм мәдрәсәләрдә кулланылучы укыту ярдәмлекләренә күзәтүләр басыла (авторлары – Н.Ф.Катанов, Я.Д.Коблов, И.Я.Ашмарин, А.И.Емельянов).

Журналда беренче мәртәбә Я.Д.Кобловның «Казан татарларының конфессиональ мәктәпләре» («Конфессиональные школы казанских татар», 1916) мәкаләсе басыла. Финанслау җитмәү сәбәпле, журнал чыгудан туктый.

Әдәбият

Gokgoz S.S. The Kazan-Tatar press from the pen of a missionary: Inorodcheskoe Obozrenie (1912-1915) // Eurasian studies. 2002. № 21;

Указатель «Инородческого обозрения» за 1912–1915 гг.: Т.1. Кн.1–12. Казань, 1916;

Указатель «Инородческого обозрения» за 1915–1916 гг.: Т.2. № 1, 2/3, 4/5. Казань, 1916;

Журавский А.В. «Инородческое обозрение» как журнал этнографического периода Казанской миссионерской школы // Ученые записки Российского православного университета. 2000. Вып. 6;

Татар энциклопедиясе. Казан, 2010. Т.2;

Троицкий А. «Инородческое обозрение» // Православная энциклопедия. М., 2009. Т.22;

Айнутдинов Р.А., Айнутдинова Л.М., Гилазев З.З. Казанская научная пресса. Казань 2013;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – Г.Р.Заманова, Е.В.Липаков