Оештыручысы «Иман» ислам мәдәниятенең яшьләр мәркәзе.

Чыгу урыны һәм вакыты

1992 елның сентябреннән Казанда татар телендә айга 2 тапкыр нәшер ителә.

Мөхәррире – В.Ягъкуп.

Юнәлеше

Һәр санында җомга вәгазе тексты басыла.

Төп урын Татарстанда һәм дөньяда яшәүче мөселманнар тормышы, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте эше турындагы материалларга бирелә.

«Иман» күренекле дин галимнәре (әл-Газәли Әбү Хәмид, Әбү Хәнифә ән-Ногман ибн Сабит һәм башкалар) әсәрләреннән, революциягә кадәрге дин тәгълиматчылары (Ш.Мәрҗани, М.Бигиев һ.б.) хезмәтләреннән өзекләр бастыра; дин эшлеклеләре белән интервьюларга, мөселманнарның дини һәм иҗтимагый тормышы турындагы очеркларга урын бирә. «Сораулар һәм җаваплар» рубрикасы була.

Актив авторлар: А.Әдиатуллина, Р Миңхаҗ, В. Рәхимова һәм башкалар.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2010. Т.2;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.