Казан крәстиян депутатлары советының мөселман сул фракциясе һәм Казан губерна земствосы органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1917 елның 14 августыннан 1918 елның 10 июненә кадәр Казанда татар телендә нәшер ителә, барысы 55 саны чыга.

Беренче мөхәррирләре – М.Вахитов һәм Г.Сәйфетдинов.

М.Вахитов Учредительләр җыенында катнашу һәм Мөселман комиссариатында эшләү өчен Петроградка киткәннән соң, мөхәррире Ш.Абдиев (Ш.Габди) була.

Юнәлеше

Газета үзен халык массаларын революцион рухта тәрбияләүне, буржуазиягә һәм буржуазия матбугатына каршы көрәшне үзенең максаты итеп куйган, татар крәстияннәре мәнфәгатьләрен чагылдырган матбугат органы итеп белдерә.

Газета шулай ук милләт өчен әһәмиятле булган сәяси вакыйгалар (мәсәлән, Бөтенроссия мөселман советының оешуы һәм аның эшчәнлеге һәм башкалар) турында да яза.

Мөхәррире Ш.Абдиев булганнан соң, басманың сул һәм радикаль булуы кими төшә, ул большевиклар тарафыннан тәнкыйть утына алына. Аның генераль сәяси юнәлешкә туры килмәве һәм земство оешмаларының таратылуы сәбәпле, газета ябыла.

Әдәбият

Насыров Т.М. Октябрь и печать Татарии. Казань, 1975;

Татар энциклопедиясе. Казан, 2010. Т.2;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – Д.М.Госманова