- РУС
- ТАТ
иҗтимагый-сәяси, әдәби, икътисади газета
1914 елның апреленнән 1915 елның 20 февраленә кадәр Әстерхан шәһәрендә атнага 2 тапкыр татар телендә нәшер ителә, барысы 65 саны чыга.
Нашире һәм мөхәррире — Ш.Баһаутдинов.
Актив авторлары арасында — Г.Бәширов, Х.Кәримов, К. Култакый, Г.Фәйзи һ.б.
Газета Әстерхан төбәгендә яшәүче мөселман, төрки халыклар вәкилләренең берләшүе һәм һәрьяклап белемле булуы, аларның мәдәнияте һәм теле үсеше идеяләрен пропагандалый.
Татарлар өчен мөһим булган иҗтимагый-сәяси вакыйгалар, аерым алганда, Бөтенроссия мөселманнар съезды барышы (С.-Петербург, 1914 ел) киң яктыртыла; мәгълүмат, нигездә, Казан газеталарыннан килеп ирешә.
Беренче бөтендөнья сугышы башлану белән, сугыш темасы төп урын ала: «Сугыш барышы», «Сугыш һәм мөселманнар» сәхифәләре барлыкка килә.
Газета җәмгыятьтә зур яңгыраш тудырган вакыйгалар турында хәбәр итә, мәсәлән, И.Н.Харитонов басмаханәсендә күп хаталар белән чыккан Коръән нәшер ителү белән бәйле бәхәс тәфсилләп яктыртыла.
Редакция татар һәм рус телләрендә басылган яңа китапларга һәм газета мәкаләләренә күзәтүләр урнаштыра, татар матбугаты органнары («Сөембикә» журналы, «Милләт» газетасы һ.б.) эшенә бәя бирә, татар матбугатының башка газеталары, шул исәптән «Ил» белән, «Сәйяр» театр труппасы эшчәнлегенә бәя бирү уңаеннан бәхәскә керә.
Вафаты белән бәйле рәвештә, «Халык» күп игътибарны күренекле мәгърифәтче Н.Гаспринский эшчәнлегенә юнәлтә.
Редакция үз язмаларында төбәктәге мәгариф системасы хәленә карата борчылуын белдерә.
«Халык»та В.Җәлал, Г.Сөнгати һәм башкаларның шигырьләре басыла.
Хакимият тарафыннан «зарарлы мәсләге өчен» ябыла.
Татарская энциклопедия. Казань, 2014. Т.6;
Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.
Автор – З.З.Гыйләҗев
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.