- РУС
- ТАТ
(«Хезмәт авазы»), иҗтимагый-сәяси газета
Социалист-революционерлар (уң эсерлар) партиясенең Казан комитеты органы.
1917 елның 7 маеннан 20 ноябренә кадәр (чама белән) Казанда атнага 2 тапкыр рус телендә нәшер ителә, барлыгы 43 саны чыга.
Мөхәррирләре – П.Л.Драверт, Д.И.Адаев, Ф.П.Рудко.
«Хокукыңны көрәштә яуларсың!» шигаре белән чыга.
Күпчелек мәкаләләрнең авторлары эсерлар партиясенең Казан комитеты әгъзалары: А.Л.Колегаев, И.А.Майоров, В.А.Чернышёв, В.И.Мохов һәм башкалар.
«Вестник революции» журналы, «Знамя труда», «Земля и воля», «Революционная Россия» газеталары кебек үзәк басмалардан материаллар күчереп бастырыла.
Социал-революционерлар партиясе программасына туры килүче (самодержавиене бетерү, демократик республика төзү, сәяси азатлык, 8 сәгатьлек эш көне һәм башка) мәкаләләргә зур урын бирелә.
Эсерларның җирне социальләштерү таләбенең асылын аңлата, җирле үзидарә нигезләрен тамырдан үзгәртү мәсьәләсен күтәрә.
Язмаларда баш җир комитеты, җәмәгать иминлеге, Казан губернасы азык-төлек бүлеге эшчәнлекләре анализлана.
«Бөтен власть – Учредительләр Җыенына!» шигаре астында газета эсерлар идеяләрен актив пропагандалый. Партия җитәкчеләренең (В.М.Чернов, А.Р.Гоц, Н.Д.Авксентьев һ.б.) сайлау алды чыгышлары, социалист-революционерларның Казан югары комитетыннан күрсәтелгән кандидатлар (Н.Н.Фирсов, И.Х.Сорокин, В.И.Якобсон, Д.И.Адаев, В.А.Паленин) исемлеген бастыра.
Газета эсерлар һәм большевикларның программ күрсәтмәләрен каршы кую тактикасын куллана, күп кенә мәсьәләләрдә соңгыларын кискен тәнкыйтьли.
Эсерлар партиясенең Казан югары комитеты таркатылу сәбәпле ябыла.
Татар энциклопедиясе. Казан, 2010. Т.2;
Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;
Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.
Автор – Г.Р.Заманова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.