«Казанский телеграф» газетасының дәвамчысы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1917 елның 12 мартыннан 12 апреленә кадәр Казанда рус телендә нәшер ителә, барлыгы 22 саны чыга.

Нашире А.Г.Ильяшенко, мөхәррире шәһәр милициясе башлыгы полковник Ю.С.Геркен.

Юнәлеше

Газетаның характеры һәм эчтәлеге 1917 елның февраль-март вакыйгалары – Февраль революциясе, Николай II нең тәхеттән ваз кичүе, Вакытлы хөкүмәт оештырылу йогынтысында формалаша.

Аның битләрендә күбесенчә үзәк газеталардан күчермәләр басыла.

Петроград телеграф агентлыгы телеграммалары, Баш командующий ставкасыннан алынган ашыгыч белдерүләр, төрле фронтлардан хәбәрләр бирелә, хәрәкәттәге армиядәге хәлләр, Вакытлы хөкүмәт эше яктыртыла.

Патша гаиләсе әгъзалары тормышын тискәре яктан чагылдыручы истәлек язмалары урын ала.

«Казан хроникасы» рубрикасында Казан гарнизоны гаскәрләре һәм Казан заводларындагы хәлләр яктыртыла, шәһәрдә эшчеләр милициясе оештырылу турында хәбәр ителә.

Солдат һәм эшче депутатлары советы башкарма комитеты, шәһәр азык-төлек һәм санитария комиссияләре эшчәнлеге, Казан шәһәр думасы һәм Казан өязе земство идарәсе утырышлары турында мәгълүматлар басыла.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2010. Т.2;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – Г.Р.Заманова