Эчтәлек

1906–1910 елларда Бакчасарай шәһәрендә (Кырым) төрки-татар телендә нәшер ителә, барлыгы 51 саны чыга.

Наширләре һәм мөхәррирләре И.Гаспринский, Ш.Гаспринская (1907 елдан). «Тәрҗеман» газетасына кушымта булып чыга.

«Галәме нисван»га кадәр И.Гаспринский 1887 елда хатын-кызлар өчен «Тәрбия» һәм 1891 елда «Къадын» газеталары чыгару өчен рөхсәт сорап мөрәҗәгать итә, ләкин уңышка ирешә алмый.

Журнал чыгару өчен 1905 елның 3 ноябрендә рөхсәт алына, 1906 елның 3 мартыннан чыга башлый.

«Галәме нисван» – төрки-мөселман дөньясында хатын-кызлар өчен чыгарылган беренче журнал. Анда Ш.Гаспринская, Нәҗип Йосыфбәйле, Абдулла Сур әсәрләре еш басыла.

Төп темалары: Россиядә мөселман хатын-кызларның хокуклары, дөньяның төрле илләрендә яшәүче хатын-кызларның хәле, күренекле хатын-кызлар эшчәнлеге, йорт эшләрен алып бару һәм балалар тәрбияләү; кул эшләре турында һәм башка киңәшләр.

 Журнал битләрендә әдәбият белеме, тарих һәм башка фәннәргә кагылышлы мәсьәләләргә зур урын бирелә.

«Галәме нисван» проза һәм поэзия әсәрләрен бастыра, укучылар белән хатлар алыша.

Әбунәчеләре Россиядә, Төркестанда, Мисырда, Һиндстанда, Япониядә була.

Әдәбият

Керимов И.А. «Живая» история Гаспринского: По материалам газеты «Терджиман» 1883-1914 гг. Симферополь, 1999;

Hab­le­mitoğlu S., Hablemitoğlu N. Şefika Gas­pı­ralı ve Rusyada Türk Kadın Hareketi (1893-1920). Ankara, 1998.

Автор – А.М.Ахунов.