Оештыручысы «Татмедиа» АҖ.

Чыгу урыны һәм вакыты

Казанда 2013 елның августыннан нәшер ителә.
Баш редакторлары Г.Р.Закирова, Р.Р.Зәйдулла, Л.Р.Насыйхова (2017 елдан), директоры С. Н. Таишева.
«Мәгърифәт» газетасы варисы.
Басманың максаты – ата-аналарны һәм педагогларны тәрбия һәм белем бирү методлары һәм алымнары белән таныштыру, тәҗрибә уртаклашу, гаилә кыйммәтләрен пропагандалау.

Юнәлеше

Мәктәптә һәм аннан читтә уку һәм тәрбия процессын оештыру, балаларның сәламәтлеге турында материаллар урнаштырыла. Төрле яшьтәге балаларның психологик проблемалары карала, баланың әйләнә-тирә дөнья белән аралашу үзенчәлекләре тикшерелә.
Редакция бөтенроссия һәм республика конкурслары үткәрә: «Зирәк бала», «Күркәм гаилә», «Зәңгәр ягулык җылысы» .

Әдәбият

Татарская энциклопедия. Казань, 2005. Т.2;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.