1949 елда Тампере шәһәрендә (Финляндия) татар телендә нәшер ителә, барысы 6 саны чыга.

Наширләре — Х.Шакир һәм Ф.Арат.

Тематика татар диаспорасының иҗтимагый тормышы вакыйгаларына мөнәсәбәттә билгеләнә. Мәдәни, дини һәм эстетик мәсьәләләргә игътибар бирелә. Матур әдәбият әсәрләре, аерым алганда, Х.Шакир шигырьләре басыла.

Япония һәм Төркиядә дә тарала.

Басманың дәвамчысы 1950–1951 елларда чыккан «Ислам мәхәлләсе» җыентыгы була (11 сан).