«Эшче» газетасы

РКП(б)ның Үзәк һәм Казан комитетлары, 1918 елның августыннан — РКП(б)ның Мөселман оешмалары Үзәк бюросы, 1919 елның августыннан — РКП(б) ҮК каршындагы Шәрекъ халыклары коммунистик оешмалары Үзәк бюросы, 1921 елның апреленнән — РКП(б) каршындагы Төрки халыклар арасында агитация һәм пропаганда Үзәк бюросы һәм Милләтләр эшләре халык комиссариты, 1923 елның октябреннән — РКП(б) каршындагы Татар-башкорт секциясе Үзәк бюросы, 1928 елның гыйнварыннан — ВКП(б) ҮК каршындагы Татар-башкорт бюросы, 1930 елдан — СССР ҮБКның Милләтләр Советы органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1918 елның 27 сентябреннән Казанда, 1918 елның 13 декабреннән Мәскәүдә, 1920 елның 2 февраленнән кабат Казанда, 1921 елның 10 апреленнән 1931 елның 31 декабренә кадәр яңадан Мәскәүдә нәшер ителә.

Көндәлек газета, татар телендә басыла, барысы 2039 саны чыга.

Мөхәррирләре — И.Рәхмәтуллин, Б.Мансуров, В.Шәфигуллин, С.Атнагулов, Х.Гайнуллин, С.Сәгыев, М.Давыдов, Н.Сәйфи, З.Йосыпов (Шәркый), Х.Ишбулатов, И.Агишев.

Газетада К.Абрамов, Ш.Әхмәдиев, М.Җәлил, М.Дулат-Али, Ә.Ерикәй, Г.Ибраһимов, Ш.Ибраһимов, Ш.Измайлов, М.Конов, С.Сәетгалиев, М.Солтангалиев, Х.Урманов, К.Якупов язмалары һәм әсәрләре басыла.

Юнәлеше

Газета битләрендә даими рәвештә ВКП(б)ның Милләтләр оешмалары һәм Партия ҮКның Татар-башкорт бюросы эшчәнлеге яктыртыла.

Шәрекъ халыклары коммунистик оешмаларының 1 нче һәм 2 нче съезды (Мәскәү; 1918, 1919 еллар) эшләре, партиядә «тайпылышлар», бигрәк тә «солтангалиевчелек» белән көрәш, илнең иҗтимагый-сәяси, икътисади һәм мәдәни тормышы, Гражданнар сугышы барышы, 1921–1922 еллардагы ачлык белән көрәш, яңа икътисади сәясәтне гамәлгә ашыру, татар эшчеләре һәм крәстияннәренең индустрияләштерүдә, күмәкләштерүдә һәм культура революциясендә катнашуы, яңа икътисади сәясәтне гамәлгә ашыру турында җентекле мәгълүмат бирелә.

1931 елда редакция «Подольск эшчесе» (Мәскәү өлкәсенең Подольск шәһәре, мөхәррире В.Садри) күчмә газетасын, 1929–1930 елда кушымта итеп, татар теленнән латин графикасына күчү мәсьәләләренә багышлап «Белем ачкычы» газетасын (17 сан) чыгара.

1932 елда «Эшче» һәм «Игенчеләр» газеталары җирлегендә «Коммунист» газетасы чыга башлый.

Әдәбият

Татарская энциклопедия. Казань, 2014. Т.6;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – Т.М.Насыйров