Мөселман Милли Шурасы органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1917 елның 14 сентябреннән 1918 елның апреленә кадәр Сембер шәһәрендә татар телендә нәшер ителә.

Мөхәррире – И.Бикколов, аннан соң Г.Шаһиди, Н.Госманов.

Юнәлеше

«Җөмһүрият»тә милли-патриотик юнәлештәге мәкаләләр басыла.

Татар халкының милли яңарышын яклап чыга, аның элекке көч-куәте, тарихы турында сөйли.

Әдәбият

Рәмиев И. Вакытлы татар матбугаты (Альбом): 1905-1925. Казан, 1926;

Татар энциклопедиясе. Казан, 2010. Т.2;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.     

Автор – Р.Г.Әмирханов