Россиянең көньягындагы төрки-татар демократик һәм эшчеләр оешмаларының башкарма комитеты органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1918 елда Харьков шәһәрендә татар телендә нәшер ителә.

Мөхәррире Н.Шахбази.

Башта литография, аннары типографик ысул белән басыла.

Юнәлеше

Милли мәсьәләләрне яктырта, эшчеләр хокукларын яклаучы мәкаләләр бастыра.

Әдәбият

Рәмиев И. Вакытлы татар матбугаты (Альбом): 1905-1925. Казан, 1926;

Татар энциклопедиясе. Казан, 2010. Т.2;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.