- РУС
- ТАТ
(«Атеист»), айлык иҗтимагый, фәнни һәм әдәби журнал
Башкорт алласызлар шурасы һәм ВКП(б)ның Башкорт өлкә комитеты мәдәни-агарту бүлеге органы.
1928 елдан 1932 елга кадәр Уфа шәһәрендә нәшер ителә (1929 елга кадәр татар һәм башкорт телләрендә).
1930 елдан башкорт телендә «Аллаһыҙҙар» исемендә чыга.
Мөхәррире Б.Ишемгулов.
Журнал беренче саннарыннан ук дингә каршы көрәш, яшьләрне, «дини хорафатларга» ышанмыйча, материализм рухында тәрбияләү мәсьәләләрен күтәрә, дәһриләрне дин эшлеклеләренә каршы көрәш өчен белемнәр белән коралландыру идеясен яклый, шулай ук сатирик хикәяләр һәм фельетоннар бастыра.
Башкортостанның милли матбугат альбомы // Ватандаш. 2000. № 3;
Мәдәнейәт фырунтында X йыл. Материалдар йыйынтыгы. Өфө, 1929;
Татар энциклопедиясе. Казан, 2010. Т.2;
Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.
Автор – А.М.Ахунов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.