Оренбург мөселман хәрби коллегиясе органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1917 елдан 1918 елның гыйнварына кадәр Оренбург шәһәрендә татар телендә нәшер ителә.

Мөхәррире — С.Гайфи.

Юнәлеше

Газета милли хәрәкәткә, шул исәптән 2 нче Мөселман хәрби съезды эшенә зур игътибар бирә.

Делегатларның Идел-Урал штатын оештыру идеясен гамәлгә ашырырга омтылуларын хуплый, хәрбиләрне милли бердәмлек рухында тәрбияләүгә, аларның үзаңын үстерергә чакыра.

Әдәбият

Татарская энциклопедия. Казань, 2014. Т.6;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.