Казан руханилар академиясе органы (12 нче санга кадәр).

Чыгу урыны һәм вакыты

1905 елның 16 декабреннән 1907 елның 6 ноябренә кадәр Казанда рус телендә нәшер ителә, барысы 46 саны чыга.

Мөхәрририяткә «Православный собеседник» журналы мөхәррире Л.И.Писарев, А.В.Смирнов, Казан руханилар академиясе мөгаллимнәре М.А.Машанов, К.Г.Григорьев керә.

Авторлары арасында — Ф.В.Благовидов (диннәргә тигез караш, чиркәү реформалары һәм руханилар академиясен реформалаштыру мәсьәләләренә караган язмалар), А.М.Кулясов, В.И.Несмелов, К.Г.Григорьев була.

Журнал үзенә максат итеп заманча дини тормыш һәм иҗтимагый аңның халәтен, чиркәү реформалары барышын чагылдыруны куя.

Юнәлеше

Редакция либераль юнәлешкә таяна, анда октябристлар партиясе (1906 ел, 2 нче сан), Петербург либераль руханилары оешмасының «Чиркәүне яңарту берлеге» (1906 ел, 6 нчы сан) программалары басыла.

А.В.Смирнов, октябристлар партиясе әгъзасы булудан тыш, чиркәү илдә барган сәяси вакыйгаларда актив катнашырга тиеш дип исәпләгән Казан «Чиркәү пастырьлары һәм старосталары берлеге» җитәкчелеге составына да керә.

Басма битләрендә дини мәгариф реформалары проекты турында фикер алышу бара. Россиядәге иҗтимагый-сәяси вазгыять урта-либераль, күбесенчә октябристлар күзлегеннән торып бәяләнә.

Казан губернасындагы чиркәү тормышы яктыртыла, патриархлык җитәкчелеге кертү проблемасы карала, Синод һәм хакимиятләр эшчәнлеге тәнкыйтьләнә.

Редакция православиене дәүләт дине хәлендә саклауны яклап чыгыш ясаган чиркәү хакимиятенә оппозициядә тора.

Казан руханилар академиясенең консерватив өлеше таләбе буенча 1906 елның мартыннан журнал Казан руханилар академиясе басмасы статусын югалта.

Редакция төбәкнең әҗнәби халкын укыту процессына Ильминский системасын кертүне яклый.

«Әҗнәби татар-мөселман матбугатыннан» рубрикасында «Казан мөхбире», «Йолдыз», «Өлфәт», «Урал», «Тәрҗеман», «Вакыт», «Бәянелхак» һәм башка татар газеталары язмаларына күзәтү басыла.

46 нчы санда либераль характердагы мәкаләләрне бастырган өчен Казан губернаторы тарафыннан штрафка тартыла һәм ябыла.

Әдәбият

Журавский А.В. К истории «Православного собеседника» // Православный собеседник. 2000. № 1;

Татарская энциклопедия. Казань, 2014. Т.6;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – Р.А.Айнетдинов