Чыгу урыны һәм вакыты

ТАССР Язучылар берлегенең оештыру комитеты тарафыннан 1933 – 1935 елларда Казанда татар телендә нәшер ителә.

«Колхоз яшьләре» һәм «Атака» журналларын берләштерүдән барлыкка килә; танылган язучылар И.Гази, Н.Баян, С.Гыйльфан, Ф.Кәрим, Г.Иделлеләрдән торган редакция коллегиясе җитәкли.

Юнәлеше

Газетада республиканың мәдәни тормышын яктыртуга аерым игътибар бирелә.

Татар язучылары әсәрләреннән өзекләр, ТАССР, совет һәм чит илләрнең күренекле мәдәният эшлеклеләре турында материаллар, (Г.Ибраһимов, А.Серафимович, К.Станиславский, Стендаль һ.б.), Казан театрлары эше турында мәкаләләр басыла.

«Бөек чор» битләрендә шулай ук хөкүмәт карарлары, рәсми документлар урын ала, беренче бишьеллык нәтиҗәләре, совет сәнәгате, фәне, авыл хуҗалыгы өлкәләрендә ирешелгән уңышлар яктыртыла.

Рубрикалары: «Яңалыклар», «Ленин васыятьләре үтәлә», «Истәлекле даталар» һ.б.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2008. Т.1;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.