Чыгу урыны һәм вакыты

Казан университеты тарафыннан 1934 – 1965 елларда Казанда рус телендә нәшер ителә.

Елга 1-3 сан, барлыгы 38 саны чыга.

1934 – 1956 елларда «Учёные записки Казанского университета» журналының «Астрономия» бүлегенә кушымта буларак чыгарыла.

Төрле елларда баш мөхәррирләре – Астрономия обсерваториясе директорлары Д.Я.Мартынов, А.А.Нефедьев, Ш.Т.Хәбибуллин.

Юнәлеше

Журналда астрономия өлкәсендәге актуаль тикшеренүләрнең нәтиҗәләре турында кыскача фәнни белдерүләр басыла.

Күренекле астрономнар А.Д.Дубяго (кометалар хәрәкәте турында), В.А.Крат, М.И.Лавров, Д.Я.Мартынов (тотылма-үзгәрмә йолдызлар турында), А.И.Нефедьева (фундаменталь астрономия проблемалары турында), А.А.Нефедьев, Н.Г.Ризванов, Ш.Т.Хәбибуллин, А.Я.Яковкин (селенодезия, астрономик вакытның бертөрлелеге, Ай динамикасы турында) һәм башка галимнәрнең мәкаләләре дөнья күрә.

Журнал обсерватория китапханәсе фондларын фәнни-астрономик басмалар белән тулыландыру хезмәтен дә үти.

Алмаштыру юлы белән фондка «Astronomy and geophysics. The Journal of Royal Astronomical Society», «The Observatory» (Бөекбритания), «Annuaire de L’Observatoire Royal de Belgique» (Бельгия), «Annual Report European Southern Observatory», «Apparent Plases of Fundamental Stars» (Германия), «The Journal of the American Assosiation of Variable Star Observers» (АКШ), «L’Astronomie» (Франция), «Publication of the National Astronomical Observatory of Japan» (Япония) һәм башка басмалар алына.               

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2008. Т.1;

Айнутдинов Р.А., Айнутдинова Л.М., Гилазев З.З. Казанская научная пресса. Казань 2013;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – Н.Г.Ризванов