Чыгу урыны һәм вакыты

1906 елның май аеннан 1911 елның февраленә кадәр Әстерхан шәһәрендә татар һәм гомумтөрки телләрдә нәшер ителә; даими басылмый, барлыгы 266 саны чыга.

Төрле елларда мөхәррир-наширләре: М.Исмәгыйлов-Ширванский, Н.Гасрый.

Актив авторлардан: Х.Гумеров, З.Заджиев, К.Иримбитов, Нариман-бек Наджаф-оглы, З.Шарифуллин һ. б.

Юнәлеше

Газета материалларында иҗтимагый-сәяси тормыш яктыртыла, аерым алганда, хәйрия җәмгыяте эшчәнлеге күрсәтелә, аның еллык хисаплары басыла, III Бөтенроссия мөселман съезды (1906 елның 16-21 августы, Түбән Новгород шәһәре) эшенә зур игътибар бирелә. Татар халкының рухи-мәдәни мәнфәгатьләре яклана.

Газета битләрендә еш кына сәнгать әдәбияты әсәрләре басыла. 

Әстерхандагы татар театрлары эшчәнлегенә багышланган материаллар күренә.

Газетада татар халкының иҗтимагый-сәяси, рухи-мәдәни мәнфәгатьләре яктыртыла. Н.Гасрый мөхәррирлек иткән елларда социаль-икътисади мәсьәләләргә киң урын бирелә.

«Борһане тәрәкъкый» хакимият һәм цензура тарафыннан эзәрлекләнә.

Әдәбият

Рәмиев И. Вакытлы татар матбугаты (Альбом). 1905-1925. Казан, 1926;

Рәми И., Даутов Р. Әдәби сүзлек. Казан, 2001;

Татар энциклопедиясе. Казан, 2008. Т.1;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017;

Завгарова Ф.Х. Татарская литература Астраханского региона в историко-культурном контексте ХIХ – начала ХХ веков. Казань, 2003;

Миннуллин Б. Татарская газета «Борхане таракки»: лингвистические исследования. Казан, 2012.