Төрле елларда төрле оешмалар тарафыннан чыгарыла: Татарстан тегү сәнәгате эшчеләре һәм хезмәткәрләре; Тегүчеләр берлегенең Татарстан бүлеге; ВКП(б)ның Пролетар райкомы, Швейтрест һәм Тегүчеләр берлегенең Татарстан бүлеге; ВКП(б)ның Киров райкомы, Швейтрест һәм Тегүчеләр берлегенең Татарстан бүлеге һәм Татарстан Швейтресты; ТАССР Җиңел сәнәгать халык комиссариаты һәм Тегүчеләр профсоюзының Татарстан комитеты газетасы була.

1929–1941 елларда Казанда рус һәм татар телләрендә нәшер ителә. 1932–1933 елларда «Тегүче» исемендә чыга.

Төрле елларда җаваплы мөхәррирләре: Ф.Биткин, А.Аитова, П.Гущин, М.Фролов.

«Большевичка» илдәге һәм чит илләрдәге сәяси хәлләрне яктырта, җирле сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы проблемаларын күтәрә, тегү сәнәгатенең техник югарылыгын, продукциянең сыйфатын яхшырту мәсьәләләрен даими рәвештә алга куя. Рубрикалары: «ТАСС хәбәр итә», «Вакытлы матбугат битләреннән», «Мактау тактасы», «Политмәктәп укучыларына ярдәмгә» һ.б.

Автор – Г.Шәйдуллина-Хәсәнова