Татар-башкорт сул эсерлар партиясенең Уфа губкомы органы.

«Ирек», «Солдат теләге» һәм «Авыл халкы» газеталарының берләшүеннән барлыкка килә.

Чыгу урыны һәм вакыты

1917 елның 21 сентябреннән 1918 елның 28 мартына кадәр Уфада татар телендә нәшер ителә, барлыгы 36 саны чыга.

Төрле вакытта мөхәррирләре: Г.Ибраһимов, М.Әхмәров, Ш.Сүнчәләй.

Актив язышучылары М.Гафури, Ф.Сәйфи-Казанлы, Г.Алпаров, Г.Әлмөхәммәдов, И.Рәмиев, Г.Баембәт һәм башкалар.

Юнәлеше

Газета материалларында Октябрь революциясе солдат, эшче һәм крәстияннәрнең фидакарь көрәше нәтиҗәсе дип бәяләнә.

«Безнең юл» Россиянең федератив төзелеше, җирне гомумиләштерү мәсьәләләрен, җирле мохтарият оештыру идеяләрен яклый.

Эшче, крәстиян һәм кызылармияче депутатлар Советлары эшчәнлеген яктырта, 1 нче Бөтендөнья сугышы фронтларындагы сугыш хәрәкәтләре хроникасын биреп бара, халыкка белем бирү мәсьәләләрен күтәрә.

Рубрикалары: «Илдә», «Уфада», «Фронтта» һ.б.

Әдәбият

Рәмиев И. Вакытлы татар матбугаты (Альбом). 1905-1925. Казан, 1926;

Татар энциклопедиясе. Казан, 2008. Т.1;

Гайнанов Р.Р., Марданов Р.Ф., Шакуров Ф.Н. Татарская периодическая печать начала ХХ в.: Библиогр. указ. Казань, 2000;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.

Автор – Г.Г.Хәсәнова