Бөтенроссия мөселманнары милли шурасының Самара бүлеге органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1918 елда Самара шәһәрендә татар телендә нәшер ителә.

Шәһәрне чех-словак корпусы частьләре басып алганнан соң, Кызыл Армия гаскәрләренең Самараны кире кайтаруына кадәр чыгарыла.

Самара губерна басмаханәсендә басыла.

Шигарьләре: «Көч – гыйлемдә һәм берләшүдә!» «Яшәсен Учредительный собрание!», «Яшәсен милли-мәдәни мохтарият!».

Әдәбият

Рәмиев И. Вакытлы татар матбугаты (Альбом). 1905-1925. Казан, 1926;

Татар энциклопедиясе. Казан, 2008. Т.1;

Гайнанов Р.Р., Марданов Р.Ф., Шакуров Ф.Н. Татарская периодическая печать начала ХХ в.: Библиогр. указ. Казань, 2000;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.

Автор – Г.Г.Хәсәнова