Чыгу урыны һәм вакыты

1906 елның 31 мартыннан 1914 елның апреленә кадәр Казанда татар телендә нәшер ителә.

1912 елга кадәр атнага 2-3 тапкыр, аннан соң көн саен, барлыгы 1307 саны чыга.

Төрле елларда нашир-мөхәррирләре: Ә.Сәйдәшев, М.Сәйдәшев, Ш.Иманаев.

Газетада С.Рәмиев, Р.Рәкыйби һәм башка авторлар языша.

Юнәлеше

«Бәянелхак» – дини-консерватив характердагы басма, һәм ул демократик матбугат әһелләре тарафыннан каты тәнкыйтьләнә, шулай ук вакытта анда прогрессив караштагы материалларга да шактый урын бирелә.

«Бәянелхак» динне һәм милләтчеләр мәнфәгатьләрен яклый, татар халкының көнкүреш үзенчәлекләрен, милли традицияләрен саклау кирәклегенә әһәмият бирә. Аның битләрендә халыкның мәдәни тормышы, театр, музыка һәм әдәбият яңалыклары киң яктыртыла, бик күп белдерүләр, сәүдә игъланнары басыла.

Кызыклы язмалар арасында – Габдерәшит Ибраһимовның Көньяк-Көнчыгыш Азия илләрендә мөселманнарның тормышы һәм проблемалары турында юл язмалары.

Газета җәмгыятьнең актив әгъзаларын тәрбияләү максатыннан белем бирүнең сыйфатын яхшыртуга чакыра, мәдәни тормышны киң яктырта: спектакльләр, әдәби кичәләр, төрле лекцияләр турында материаллар урнаштырыла.

М.Укмаси, К.Сәгъди, Г.Тукай һәм башка шагыйрьләрнең шигырьләре, зур булмаган публицистик әсәрләр басыла.

Кайбер номерларда «Товарищ», «Русское слово», «Русское знамя» газеталарында татарларга багышланган язмаларга аңлатма урнаштырыла.

Газетаның төп кереме күп санлы рекламадан була.

Әдәбият

Рәмиев И. Вакытлы татар матбугаты (Альбом). 1905-1925. Казан, 1926;

Рәмиев И. Әдәби сүзлек // Татарстан. 1992. № 7/8;

Татар энциклопедиясе. Казан, 2008. Т.1;

Гайнуллин М. Татарская литература и публицистика начала ХХ века. Казань, 1983;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – Р.Г.Әмирханов