Чыгу вакыты

1927 елның 1 ноябреннән 1932 елның 18 октябренә кадәр Казанда атнага 2 тапкыр татар телендә нәшер ителә.

Исеме

Исеме үзгәрә: 1930 елның апреленә кадәр «Ялчы», 1931 елның гыйнварына кадәр «Авыл-урман хуҗалыгы эшчесе», 1931 елның 15 гыйнварыннан «Авыл хуҗалыгы эшчесе».

1932 елда «Колхоз газеты» белән берләштерелә.

Мөхәррирләре һәм авторлары

Төрле елларда мөхәррирләре: М.Мөхәммәтҗанов, И.Сәйфуллин, И.Хәлимов.

Аеруча актив язышучылар: Г.Зарипов, В.Камалов, Х.Мөдәррисов, Х.Тугаев, Х.Хәйруллин.

Темалары

«Авыл хуҗалыгы эшчесе» газетасы битләрендә илдәге сәяси хәлләр яктыртыла, РСФСР Халык комиссарлары советы декретлары һәм карарлары басыла, хуҗалыкларны күмәкләштерүнең барышы, алдынгы колхоз-совхозларның тәҗрибәләре турында мәкаләләр дөнья күрә, авыл халкы арасында наданлыкны бетерү эшенә зур игътибар бирелә.

Төп рубрикалары: «Безнең алдынгылар», «Наданлык белән көрәш», «Советлар Союзында», «Чит ил яңалыклары», «ВКП(б) тарихыннан».