Чыгу вакыты

1921 елда Уфа шәһәрендә татар телендә нәшер ителә.

Темалары

«Авыл газетасы» илдәге сәяси һәм икътисади хәлләрне, авыл хуҗалыгы өчен профессиональ кадрлар әзерләү проблемаларын яктырта. Авылда наданлыкны бетерү эшенә аеруча зур игътибар бирә.

Рубрикалары: «Яңалыклар», «Уфада» һ.б.

Әдәбият

Гайнанов Р.Р., Марданов Р.Ф., Шакуров Ф.Н. Татарская периодическая печать начала XX в.: библиогр. указ. Казань, 2000.