Чыгу вакыты

Татар приказчиклары җәмгыяте тарафыннан 1917 елның 8 апреленнән 24 декабренә кадәр Казанда «Өмет» басмаханәсендә атнага 3 тапкыр татар телендә нәшер ителә, барлыгы 37 саны чыга.

Мөхәррире Ш.Әхмәдиев.

Юнәлеше

«Аваз» газетасында илдәге һәм чит илләрдәге сәяси хәлләр яктыртыла, шәһәр һәм волость земствосы органнарына, сайлауларга һәм җир мәсьәләләренә кагылышлы мәкаләләр басыла. Газета эшчеләрне сайлауларда актив катнашырга һәм социалистларны яклап тавыш бирергә чакыра. Аның битләрендә бөтендөнья күләмендә социализм урнаштыру идеяләрен пропагандалауга зур урын бирелә.

Рубрикалары: «Дөнья яңалыклары», «Илдәге яңалыклар», «Казанда» һ.б.