1928–1929 елларда Әстерхан шәһәрендә татар телендә нәшер ителә.

Я.Вәлишин, К.Гобәйдуллин, Ш.Госманов, Ә.Мәҗитов, К.Тинчурин һ.б. авторларның мәкаләләре еш басыла. Журнал театр тормышын, артистларга яшь алмаш әзерләү мәсьәләләрен яктырта, укучыларны яңа спектакльләр белән таныштыра.

Рубрикалары: «Театр тарихыннан», «Репертуар», «Сәхнәдә яшьләр».