Петроград татарларының атаклы вәкилләре кергән «Әманәт» нәшрияты органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1917 елның 24 декабреннән 1918 елның башына кадәр Петроградта татар телендә нәшер ителә, барысы 3 саны чыга. Нашире һәм мөхәррире — М.Бигиев.

Юнәлеше

Басманың максаты — Россия татарларының милли-мәдәни мохтарияты мәсьәләләрен өйрәнү, башкалада эшләп килгән Россия мөселманнарының сәяси оешмалары — Милли Шура, Вилаять Шурасы, Дәүләт Думасының мөселманнар фракциясе эшчәнлеген яктырту.

Газетада А.Атийтар, Г.Аялуддин, К.Бәйбулат, З.Вафа, К.Гата, З.Гыймад, А.Җамал, Л.Җамал, М.Җиһанша, М.Исмәгыйль, Л.Исхакый, А.Ихтари, Г.Максуди, Г.Нугай, И.Хисам һ.б.ның мәкаләләре басыла.

Хөкүмәт декретлары, Петроград губерна мөселманнарының Беренче корылтае карарлары урын ала. Көнбатыш һәм Көнчыгыш илләрендәге иҗтимагый-сәяси хәлләр: герман-төрек мөнәсәбәтләре; Европа һәм Америка илләре үсешенә караган сәяси фаразлар; Палестина мәсьәләсе һәм аны хәл итү юллары турындагы мәкаләләр дөнья күрә. Сәяси каршылыкларга, милли-мәдәни мохтарият мәсьәләләренә зур игътибар бирелә, Петроградтагы мөселман хәйрия оешмалары эшчәнлеге яктыртыла. Эстон һәм украин полклары мисалында мөселман кораллы берләшмәләрен оештыру буенча хакимиятләр тарафыннан нәтиҗәле чаралар күрелергә тиешлеге турындагы мәсьәлә куела. Дини эчтәлектәге шигырьләр басыла, кайберләренең авторлары — газета укучылары.

Автор — А.Г.Хәйретдинов