Чыгу вакыты

1911 елның 15 июленнән 1916 елның 29 гыйнварына кадәр Троицк шәһәрендә (Оренбург губернасы) айга 2 тапкыр татар телендә нәшер ителә, барлыгы 51 саны чыга.

Х.Сосновскийның «Энергия» басмаханәсендә басыла. Нашире Х.Ганиев.

Төрле еллардагы мөхәррирләре: Х.Ганиев, К.Габетдинов, Ә.Галимов, С.Галимов, Х.Искәндәров, К.Карипов, В.Хәкими, Җ.Юмаев.

Темалары

«Акмулла»да басылган әсәрләр шигырь, фельетон, карикатура жанрларына карый.

Сатирик типларны сурәтләү өчен журналда мәкальләр кулланыла, бу әсәргә образлылык өсти (моңа Ш.Бабич оста була). Тормышның тискәре күренешләре (ялганлык, наданлык һ. б.) көлке итеп күрсәтелә. Башка сатирик журналлар белән чагыштырганда, мәзәкләргә күп урын бирелә.

Газета битләрендә еш кына артык озын һәм бертөсле сәяхәтнамәләр очрый.

Табышмак рәвешендә ул чорның танылган шәхесләренең: К.Мотыйгый, З.Бәшири, С.Сүнчәләй, Х.Гали һ. б.ның гротеск характеристикалары бирелә.

Мәсәлләрдә саранлык, бирәнлек һ. б. тәнкыйтьләнә.

Журнал татарларның иҗтимагый тормышындагы җитешсезлекләрне, иске карашлы дин әһелләрен, ялкау, гамьсез, надан шәкертләрне көлке утына ала. Сәяси вакыйгаларга карата урталык позициясендә тора.

Радикаль карашлы авторларның моннан канәгать булмаган өлеше журнал белән язышудан читләшә, нәтиҗәдә аның абруе төшә һәм 1916 елда чыгудан туктый.

Әдәбият

Рәмиев И. Вакытлы татар матбугаты (альбом). 1905–1925. Казан, 1926.

Автор – Р.Г.Әмирханов