1930 елда ТАССРның Китап палатасы тарафыннан татар һәм рус телләрендә «Басма хезмәтләр елъязмасы» исеме белән басыла башлый. Һәр ел саен аерым кисәкләр белән 1938–1961 елларда — «Китап елъязмасы», «Рецензияләр елъязмасы», «Газета-журнал мәкаләләре елъязмасы», «Вакытлы матбугат елъязмасы», 1961 елдан — «ТАССРның матбугат елъязмасы», 1991 елдан — хәзерге исеме белән чыга.

1941 елның июленнән алып 1944 елга кадәр басылмый. 1941–1945 елларга «Китап елъязмасы» 1973 елда төзелә һәм басыла.

1945–1960 елларда татар һәм рус телләрендә дөнья күрә; 1961 елдан һәр бүлек составында икетеллелек гамәлгә ашырыла.

2007 елдан Татарстан Республикасы Дәүләт матбугат архивы тарафыннан нәшер ителә. Бүлекләр: китап елъязмасы, сынлы сәнгать басмалары елъязмасы, ноталар елъязмасы, ТРның вакытлы матбугат һәм дәвамлы басмалар елъязмасы, библиографик кулланмалар күрсәткече, рецензияләр елъязмасы, газета һәм журнал язмалары елъязмасы, ТР башка республикалар матбугатында.

«Китап елъязмасы» бүлегендә ТР территориясендә чыга торган китаплар һәм брошюралар, шулай ук вакытлы һәм дәвамлы тупланмалар теркәлеп барыла, диссертация авторефератлары аерып бирелә.