Мотоциклларның һәр классы өчен аерым уздырыла. Мотоцикл спортына шосседа туры һәм түгәрәк буенча узышлар (1,5 км дан озынрак йомык трассада), мотокросс (1,5 км дан 5 км га кадәрле йомык түгәрәк трасса буенча табигый каршылыклы урыннар буенча узышлар), мотоциклда күп төр ярышлар, күпкөнлек мотоцикл ярышлары (эндуро), стадионның шлаклы һәм бозлы юллары буенча треклы узышлар (спидвей), җирдәге юллар буенча иппо­дром узышлары, фигуралы йөртү, рекорд куюга махсус йөрешләр, туплы уеннар (мотобол) керә.

Казанда спорт төре буларак 1939 елдан республика Автомотоклубында (1937 елда оештырыла, Чистайда филиалы бар) үсеш ала. 1940–1950 елларда Автомотоклуб, «Искра», «Локомотив», «Урожай», «Красное Знамя», «Наука» ирекле спорт җәмгыятьләре хәрбиләштерелгән җәйге һәм кышкы мотокросслар, республика шәһәрләре һәм районнары буенча мотоузышлар, мотоциклларда фигуралы йөрү буенча ярышлар, ипподром узышлары үткәрәләр. Казанның җыелма командасы Казан, Ижевск, Уфа, Чабаксар шәһәрләрендәге шәхси-команда ярышларында (1947) медаль (2 нче урын), ТАССР җыелма командасы РСФСР беренчелекләрендә (1949, 1950) медаль (2 нче урын) ала. 1960 еллардан Мотоцикл спорты ДОСААФның Татарстан өлкә оешмасының (1991 елдан Россия оборона спорт-техник оешмасының (ОСТО) Татарстан бүлеге — ТР ОСТОсы Казан, Яшел Үзән, Бөгелмә, Чаллы һ.б. шәһәрләрдәге коллективларында һәм спорт-техник клубларында җәелдерелә.

Татарстанның иң яхшы спортчылары, РСФСР, СССР чемпионатлары этапларында җиңүчеләр һәм медаль алучылар: 1950 елларда шоссе (туры һәм түгәрәк буйлап) узышлары, гадәти мотокросслар буенча — А.С.Андриянов, В.Б.Бикеев, И.А.Габидуллин, Г.Гиеров, Н.М.Кузнецов, Л.Липатов, Э.Ногманов, С.Петрухин, А.А.Суражская, А.Ташлыков; 1960–1980 елларда боз спидвее буенча — Е.Афонин, В.Бодрецов, Л.Захматов, Л.Колесников; эндуро һәм мотокросс буенча — И.И.Кокшагин (берничә тапкыр РСФСР чемпионы, РСФСР халыкларының 8 нче Спартакиадасы чемпионы, 1983); мотокросс буенча — Ф.Т.Бәдретдинов, И.В.Бударин, И.Зайцев, В.Тарасов, А.Фролов (РСФСР чемпионатларында көмеш медаль алучылар, 1980), С.В.Черныш (СССР чемпионатында бронза медаль алучы, 1988). 2000 елдан Казан шәһәрендәге ТР ОСТОсы Идел буе район советының «Приволжанин» спорт-техник клубы — берничә тапкыр Идел буе һәм Урал шәһәрләре кубогы, Россиянең кышкы Кубогы иясе, Идел буе районының хакимият башлыгы призына ярышларда (1989 елдан уздырыла) җиңүче. Иң яхшы спортчылар — Н.О.Береснев, К.С.Лефанов, А.Э.Флегонтов.