Эчтәлек

Аңа чаңгы ярышлары, чаңгыда трамплиннан сикерү, ике төр ярыш (узышу һәм сикерү), слалом, тизлек белән төшү (махсус трасса буенча таудан төшү), биатлон (винтовкадан мишеньнәргә ата барып узышу) керә. ТАССР беренчелегенә чаңгы ярышлары 1921 елдан, Татарстанның иң көчле чаңгычылары узышы — 1953 елдан, «Казан чаңгы марафоны» — 1968 елдан, «Раштуа чаңгы ярышы» 2003 елдан уздырыла. Чаңгы спорты «Бөркет», «Көч һәм сәламәтлек», «Сокол», «Яхт-клуб» һ.б. Казан спорт җәмгыятьләрендә җәелдерелә. 1920–1930 елларда йолдыз-чаңгычылар, агитацияләү узышлары һәм билгеле даталарга багышланган, шәһәрләр һәм ТАССРның башка торак пунктлары буйлап 130 дан 1000 км га кадәр озынлыктагы эстафеталар популяр була. ХХ йөзнең 1нче яртысында көчле спортчылар — А.Е.Казаков, Н.А.Майков, Н.М.Курбатов, А.Т.Баженов, Б. һәм А.Горн, В.Дмитриев, С.Н.Гладков, В.А.Берланд, Н.Сапугульцев, В.Данилов, Т.Шулешкина, В.А.Бекасоветлар 1958 елда ТАССРның Чаңгы спорты федерациясе оештырыла (рәисе Н.П.Назаров), президенты И.Ш.Фәрдиев (2011 елдан). ТАССР (ТР) чаңгычы-узышчылар җыелма командасы республика һәм Идел буе өлкәләре (РСФСР зонасы) спартакиадаларында чемпион (1958), көмеш (1961, 1980, 1985, 1987, 1989, 1995) һәм бронза (1976–1978, 1986, 1988, 1994) медальләр, РСФСР халыклары спартакиадаларында бронза (1974), РСФСР чемпионатында көмеш (1979), РФ автономияле республикалары җыелма командалары арасындагы чемпионатта көмеш (2003) медальләр иясе. ТРда 41 чаңгы базасы эшли, Зәй районының Федотово, Мөслим районының Мөслим авылларында яктыртылган чаңгы трассалары бар (2006). ТРның иң көчле чаңгычы-узышчылары, Олимпия уеннарында, Дөнья кубокларында, Дөнья, СССР, РФ, «Спартак», «Буревестник», «Трудовые резервы», «Зенит», «Локомотив», «Труд», «Уңыш» ирекле спорт җәмгыятьләре, «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте үзәк советлары чемпионатларында катнашучылар һәм медаль алучылар — О.В.Агеева, Р.З.Бакиев, Е.Д.Белов, А.В.Бурылов, С.Васюков, П.С.Волков, А.Ф.Вялимаа, С.М.Габделхәев, М.М.Галиев, И.Р.Гайнуллина, Ә.Г.Гайфуллина, А.И.Галиуллина, Н.П.Герасимов, Г.Я.Григорьев, Е.В.Григорьева, Т.В.Дәүләтшина, О.В.Данилова, Е.Н.Данилова, Н.М.Ермолаев, А.В.Завьялов, З.И.Закирова, Ф.Закирова, Г.Х.Идрисов, А.Р.Ихсанова, А.Я.Калашников, Р.Г.Камалов, Е.Кирпичников, В.Н.Киселёва, Ю.В.Козлов (чаңгыда ике төр ярыш), И.Кондрашов, Е.Ю.Косинцев, В.Н.Крымцова, В.И.Кузьмин (чаңгыда трамплиннан сикерү), И.В.Максимов, В.И.Маркелов, В.В.Матвеева, М.Р. һәм А.Р.Нәҗметдиновлар, М.Ф.Пашунина, Л.Е.Петрова, А.Н.Писанов, А.Д.Пискунов, А.Г.Романов, Д.Х.Сабирҗанова, А.Х.Сабирова, И.А.Сәләхов, Ф.Х.Сафиуллин, Ф.П.Симашёв, Н.И.Степанова, Е.М.Тихомирова, И.С.Утробин, Ф.Ф.Фәйзрахманова, Н.Н.Фирстова, Р.Г.Ханнанов. Тренерлары — А.Д.Аверьянов, В.Г.Апрелев, А.Г.Бусарин, А.Ф.Вялимаа, В.А.Гордеев, В.Я.Григорьев (чаңгыда ике төр ярыш), С.Е.Егоров, Н.М.Ермолаев, А.И.Желнов, Ю.Ф.Золотов, В.П.Калашников, Г.А.Клементьев, Ю.В.Козлов, В.И.Кокуркин, С.В.Колесов, З.К.Корбангалиева, С.П.Ляпахин, Р.И.Мәхмүтов, Д.Х.Мифтахов, С.А.Нафиков, М.М.Нигъмәтҗанов, В.А.Перетурин, Г.В.Ремизов, Г.Н.Рожков, А.Н.Рябов, Р.С.Сафин, Ф.И.Сафиуллина, Ю.В.Сидоров, А.Г.Сираҗиев (ветераннар арасында), Н.Д.Талманов, В.Е.Трушков, А.И.Шибаев, В.Д.Шутов, Н.Е.Яковлев.

Чаңгычы-узышчылар, Параолимпия һәм Сурдлимпия уеннарында катнашучылар һәм медаль алучылар — М.А.Зәйнуллина (бронза, 2014), Р.Р.Миңнеголов (алтын, 2014), В.С.Мухин (алтын, 1979), Ф.И.Низамов (көмеш, 1987), И.В.Полякова (көмеш, 2006). Чаңгыда трамплиннан сикерү, ике төр ярыш, слалом ТАССРда 1927 елдан җәелдерелә (башлап җибәрүчеләре — В.А.Бекасов, И.Б.Брен). 1934 тә Казанда тау чаңгысы мәктәбе ачыла, көчле спортчылар, 1930–60 елларда Бөтенроссия һәм Бөтенсоюз ярышларында катнашучылар һәм медаль алучылар — М.Мараканов, В.И.Маркелов, В.Кайсаров, В.Кладов, А.Х.Гыйльметдинов, Н.В.Покровская, З.К.Корбангалиева (слалом, тизлек белән төшү), А.Сәләхетдинов (чаңгыда трамплиннан сикерү). 1975 елда чаңгыда трамплиннан сикерү буенча һәм Лениногорск шәһәрендә «Спартак» ирекле спорт җәмгыяте каршында чаңгыда ике төр ярыш буенча (1987 елдан Олимпия резервындагы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе) Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе ачыла. 1994 елда ТР Чаңгыда трамплиннан сикерү һәм чаңгыда ике төр ярыш буенча федерация оештырыла (президент — Э.К.Вәлиев).

ТР (ТАССР) спортчылары, Профсоюзлар ирекле спорт җәмгыятенең бөтенсоюз советы, РФ (СССР, РСФСР) чемпионатлары һәм беренчелекләрендә, СССР, РСФСР халыклары, Дуслык армияләре СКлары спартакиадаларында, Россия, дөнья, Европа кубоклары этапларында, Бөтендөнья студентлар уеннарында, «Россиянең өметле олимпия уенчылары» беренчелекләрендә, Олимпия уеннарында катнашучылар һәм медаль алучылар — И.Г.Әхмәтшин, М.И.Гыйрфанов, А.В.Ларьков, А.А.Нечаев­ская, И.А.Панин, Д.В.Передин (тренерлары — А.Н.Зорин,  Е.Ю.Кузьмина, В.А.Лобашов, Н.Г.Наговицин, Н.П.Овечкин, М.А.Перетягин, Л.Д.Са­восин, А.Н.Федорук, Алексей Н. Чальцев, А.А.Щеклеин, Р.В.Щеклеина) (чаңгыда ике төр ярыш); А.А.Леонтьев, С.Н.Наговицин, Н.А.Петрушин, А.Б.Пушкарёв, Александр Н. Чальцев (тренерлары — А.М.Борһанов, С.А.Лысов) (чаңгыда трамплиннан сикерү). 2018 елның 1 гыйнварына ТРда 49 чаңгы базасы, 4 трамплин, Югары Ослан районында «Казан» тау чаңгысы комплексы, Кукмара районында һәм Әлмәт районының Поташ Аланы посёлогында тау чаңгысы базалары эшли. ТРның Зәй шәһәрендә 2013 елда «Ялта-Зәй» чаңгычы-узышчыларны спортка әзерләү үзәге (1984 елда төзелә) реконструкцияләнә, һәм 2015 елда «Федотово» чаңгы-биатлон үзәге файдалануга тапшырыла.

Әдәбият 

Лыжные гонки. К., 2002.