Эчтәлек

Ул йөгерү (шул исәптән каршылыклар белән, эстафеталар), төрле дистанцияләрдә спортча йөрү, йөгереп килеп озынлыкка һәм биеклеккә сикерү (шул исәптән колга белән), ыргыту (диск, сөңге, чүкеч), ядрә этәрүне – җиңел атлетиканың күптөр ярышын үз эченә ала. Җиңел атлетиканың аерым төрләре буенча рәсми (рекордларны теркәү белән) беренчелекләре «Бөркет» (1909), «Көч һәм сәламәтлек» (1911) спорт җәмгыятьләре тарафыннан уздырыла. Татарстанда җиңел атлетика, спорт төре буларак, 1920 еллар башыннан физкультура түгәрәкләрендә («Лачын», «Санитас», «Флорида», Физик культура, совет сәүдә хезмәткәрләре үзәк йортларында һ.б.), 1936 елдан – профсоюзларның үзәк һәм республика ирекле спорт җәмгыятьләре советларында, «Динамо» физкультура-спорт җәмгыятендә үсеш ала. 2 нче (1923) һәм 3 нче (1924) Идел буе олимпиадаларында, җәйге Бөтентатар физкультура бәйрәмендә, 1 нче Бөтенсоюз спартакиадасында (1928), «ТАССР–Германия» матчында, Урал-Кузбасс спартакиадасында (1932), 1 нче (1934) һәм 2 нче (1935) Идел буе спартакиадаларында, Идел буендагы 9 милли ның җәйге спартакиадаларында (1938-40), «Спартак», «Медик» ирекле спорт җәмгыятьләренең үзәк һәм республика советлары, «Динамо» физкультура-спорт җәмгыятьләре беренчелегенә ярышларда катнашучылар һәм приз алучылар, иң көчле җиңел атлетика спортчылары түбәндәгеләр – С.Аверин, Б.Глейзер, С.Динаменко, А.Иевлев, А.Казаков, И.Кашаев, Н.Т.Колчин, Н.Конев, Н.Крюков, А.Люппен, Е.Д.Масленникова (СССР рекордчысы, 1922), Н.П.Митянин (СССР рекордчысы, 1940, 1943), А.Панкова, П.Я.Петров, М.Рыбалко, К.Свешников, А.Червецова, Е.Шангина.1950-1970 елларда РСФСР, СССРның иң көчле спортчылары (СССРның спорт осталары, ТАССРның берничә тапкыр рекордчылары) – Э.И.Әүхәдиев, Ж.Б.Афанасьева, В.Голованов, Н.С.Зубрилова, Е.Т.Козлова, В.А.Михеев, А.Мендельсон, М.Таҗетдинов, Ж.Л.Хайкина, Ю.Худяков, В.Н.Чумаков.

ТРның иң көчле җиңел атлетика спортчылары, Олимпия уеннарында, дөнья, Европа кубокларында, дөнья, Европа, СССР, РФ чемпионатларында, СССР, РСФСР халыклары спартакиадаларында, профсоюзларның Бөтенсоюз ирекле физкультура-спорт җәмгыятьләре үзәк советлары беренчелекләрендә, 4 нче Ислам хатын-кызлары уеннарында катнашучылар һәм приз алучылар – Т.Х.Әбҗәлилов, Н.К.Афанасьев, И.И.Әхмәтшин, Е.С.Бикулова-Маськина, И.А.Вострикова, Ф.И.Зарипов, Ю.Зиновьева, С.Н.Ишмулкин, Д.В.Капустин, Р.И.Кашапов, Е.С.Кондратьева, С.Н.Манаков, А.В.Мастров, Е.С.Мигунова, К.Х.Мохтаров, Л.Ф.Нуретдинова, Г.Н.Панин, И.Н.Переведенцев, Н.А.Переведенцева, И.Э.Пермитина, О.М.Рукавишникова, А.Г.Сальников, О.В.Сальникова, Г.И.Сәмитова-Галкина, А.Г.Сираҗиев (ветераннар арасында), В.И.Стариков, Ю.И.Стариков, Ф.Р.Солтанова, Н.Х.Хөснуллин, А.Р.Чинкин (ветераннар арасында). Тренерлар – Н.И.Волков, В.М.Жданов, И.С.Кашаев, Ю.М.Красильников, Ю.И.Лапицкий, В.Н.Мастров, Х.М.Мортазин, Г.А.Мөхәмәдов, Ф.Ш.Нуретдинов, О.И.Павлова, С.И.Попов, А.А.Семагин, Б.М.Толстяков, С.А.Трошина, Н.Д.Федяков, Г.В.Цыганов, М.Н.Чинкин, С.Е.Шашников, Р.Р.Шурыгина, А.Н.Яшин, Ж.Л.Яшина. 1929 елдан даими рәвештә «Республика Татарстан» («Красная Татария», «Советская Татария») газетасы призына җиңел атлетика эстафетасы, 1981 елдан – Казан тынычлык марафоны уздырыла. ТРда җиңел атлетика белән шөгыльләнү һәм ярышлар үткәрү өчен җиһазландырылган 7 спорт комплексы, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләрендә җиңел атлетика буенча 29 бүлек, Олимпия резервындагы 2 махсуслаштырылган һәм 2 комплекслы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе эшли (2006).

Әдәбият

Сибгатуллин Л. Звёзды лёгкой атлетики Республики Татарстан. К., 2003.