Командаларда 11 әр кеше уйный. Уенның максаты — кәшәкә белән көндәшләренең капкасына туп кертү. Туплы хоккейның бер төре — мини-хоккей (уен алкалы хоккей мәйданчыгында уза, билге, капка 1,22×1,83 м, командада 6 кеше уйнау кебек кайбер өстәмәләр була).

Туплы хоккей Казанда 1924 елдан билгеле. 1928 елдан Казан беренчелеге, 1937 елдан ирләр һәм хатын-кызлар арасында Татарстан Кубогы беренчелеге һәм ярышлар уздырыла. 1920–1930 еллардагы иң яхшы командалар: «Динамо», «Спартак», «Наука», «Азот», «Пишмаш», «Снайпер», «Темп» (барысы да — Казан).

Татарстанның җыелма командасы — Идел буе Спартакиадалары җиңүчесе (1939), РФ Хөкүмәте призына турнирда көмеш медаль алучы (2000); «Динамо» командасы — РСФСР Кубогына ярышта бронза медаль алучы (1949). 1950–1990 елларда СССРның, Россиянең төрле беренчелек лигаларында һәм чемпионатларында «Динамо», «Ленин районы», «Ракета» (барысы да — Казан), «Автомобилист» (Чаллы шәһәре) командалары уйный. Иң яхшы «Динамо-Казан» ирләр командасы (2008 елга кадәр — «Ракета», 1958 елда Казан оптика-механика заводы каршында оеша) — Россия чемпионаты 1996 (1 нче лига) җиңүчесе, 2001 (бронза, мини-хоккей), 2008/09 (бронза), 2010/11, 2011/12 (көмеш) медальләр алучы, Коми губернаторы (2000), Викинглар (2000, көмеш), Россия 2009,2013 (2002, 2011 — көмеш), Эдсбюн (2009), дөнья (2010) кубоклары иясе.

Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең «Ракета» хатын-кызлар командасы (2002 елда оештырылган) — Россия чемпионатында 2003 (бронза, кызлар арасында), 2006/2007 (көмеш), Россия Спартакиадаларында 2004 (көмеш, кызлар арасында) Россия Кубогында 2006- 07 (көмеш) медаль алучы.

Туплы хоккей буенча дөнья чемпионатлары 2005 һәм 2011 елларда Казанда ясалма боз белән «Ракета» (7,5 мең кеше сыешлы) һәм «Трудовые резервы» (6 мең кеше) стадионнарында уздырыла.

Татарстанда 2018 елга туплы хоккей белән шөгыльләнүчеләр саны якынча 700 кеше.

Туплы хоккей федерациясенең президенты — В.И.Матвеев.

Автор — Н.Д.Бобырев