Татарстан Республикасы фигуралы шуу федерациясе кубогы өчен тимераякта синхрон шуу буенча спортчылар ярышы

Яр Чаллы шәһәре. 2013 ел

Ялгыз (ирләр һәм хатын-кызлар), парлы шуу, спорт биюләрен, төркемләп синхрон фигуралы шууны (рәсми төстә 1994 елда таныла) үз эченә ала. Тимераякта фигуралы шуу буенча Казан беренчелегенә беренче ярыш 1913 елда уза (оештыручысы — «Көч һәм сәламәтлек» спорт җәмгыяте). Татарстанда ялгыз һәм парлы шуу, спорт биюләре тимераякта фигуралы шуу дисциплинасы буларак 1940 еллардан үсеш ала (башлап җибәрүчеләре — Ф.Ю.Йосыпов, В.А.Козлов), синхрон шуу — 1992 елдан.

1950–1980 елларда тимераякта фигуралы шуу «Медик», «Фән», «Спартак», «Труд», «Буревестник» ирекле спорт җәмгыятьләре тарафыннан җәелдерелә. Татарстанда тимераякта фигуралы шууның үсешенә 1967 елда нигезләнгән (1980 елдан махсуслаштырылган) «Труд» ирекле спорт җәмгыяте каршындагы (директоры И.А.Андрушко) тимераякта фигуралы шуу буенча олимпия резервындагы Республика Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе коллективы шактый өлеш кертә (2018 елдан ТР Спорт министрлыгы карамагындагы «Республика олимпия резервындагы тимераякта фигуралы шуу һәм шорт-трек буенча спорт мәктәбе» дәүләт бюджет учреждениесе). Мәктәп каршында тимераякта синхрон шуу командалары эшли: «Татарстан» — 1992 елда (спорт мастерлары категориясе), «Идел» — 1994 елда (спорт мастерлыгына канд. категориясе), «Казаночка» — 2010 елда (1 разряд категориясе); алар берничә тапкыр Россия, Европа, дөнья чемпионатлары һәм беренчелекләрендә, Идел буе, дөнья кубоклары һәм төрле халыкара турнирларда катнашалар, җиңүчеләр һәм призёрлар булалар.

ТРның иң яхшы спортчылары — чемпионатларда (шул исәптән яшүсмерләр), Профсоюзларның ирекле спорт җәмгыятьләренең үзәк советларында, РСФСР, СССР, Европа, дөнья халыклары спартакиадаларында, олимпия уеннарында җиңүчеләр һәм медаль алучылар — И.А.Андрушко, Е.А.Безменов, В.И.Галимбәков, Ю.В.Голунков, Е.С.Горбунова, Б.Л.Еляшевич, Г.Г.Зайцев, И.Г.Извеков, Д.Н.Рәшитов, Е.М.Тарасова, А.В.Фадеев, Р.Г.Хәйруллин, Ф.С.Юсупов. Иң яхшы тренерлар — Т.Е.Александрова, Ю.А.Баландин, М.В.Галиев, В.Д.Головлёв, Д.В.Гурикова, И.П.Добрынина, Г.И.Зайцев, Э.Ф.Мәҗитов, В.Н.Павлов, М.П.Павлова, Д.М.Пичугина, Е.А.Полысалова, Р.В.Семёнова, Г.С.Тарасов, Е.Н.Тарасова, М.Л.Тарасова, Н.Н.Шанталинская; хореографлар — Е.М.Антонова, А.К.Багавова, А.Р.Канәфиева, А.Н.Шәрифуллина.

1970 елдан Казанда «Идел» турниры уздырыла (2006 елдан — Бөтенроссия турниры, Г.С.Тарасов истәлегенә).

2018 елга Татарстанда тимераякта фигуралы шуу 20 Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә (Әлмәт, Әгерҗе, Буа, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Казан, Мамадыш, Минзәлә, Чаллы, Чистай, Кукмара штп, Актаныш), «Баско» боз аренасында, «Ватан» спорт-сәламәтләндерү комплексы секциясендә, Спорт сараенда (барысы да — Казан), «Нарат» СКда (Саба районы) җәелдерелә. Шөгыльләнүчеләрнең гомуми саны 3 меңнән артык кеше.

2009 елда ТР Тимераякта фигуралы шуу федерациясе оештырыла (президенты И.Г.Измайлов, 2016 елдан Э.А.Быстрицкая).

Автор — Н.Д.Бобырев