Беренче халыкара студентлар ярышлары 1905 елда АКШта уза. 1919 елда студентлар конфедерациясе нигезендә (1924 елдан Халыкара студентлар конфедерациясе), 1923 елда француз педагогы һәм галиме Жан Птижан башлангычында Парижда беренче Бөтендөнья университет уеннары үткәрелә (барлыгы 1939 елга кадәр 8 шундый ярыш уздырыла). 1949 елда Халыкара студентлар спорты федерациясе — ФИСУ нигезләнә, һәр 2 ел саен җәйге (1959 елдан) һәм кышкы (1960 елдан) Универсиада уздыра.

Хәзер ФИСУ якынча 160 милли студентлар спорт оешмаларын, шул исәптән Россия студентлар спорт берлеген (1993 елда булдырыла) берләштерә. 1973 елда 7 нче Бөтендөнья Универсиада Мәскәүдә уздырыла. СССР, РФ спортчылары җәйге Универсиадаларда рәсми булмаган гомумкоманда зачётында 13 тапкыр, кышкы Универсиадаларда 14 тапкыр 1 нче урында булалар.

Татарстан спортчылары — Универсиадаларда медальләр алучылар: А.А.Бозин (грек-рим көрәше, 1977), И.А.Вострикова (җиңел атлетика, 1993), К.Ю.Гафурҗанова (2011, 2013) һәм Н.Ф.Гыйләҗева (фехтование, 1979), А.Ю.Деманов (2011, 2013) һәм Е.С.Мигунова (җиңел атлетика, 2013), Ф.П.Симашев (чаңгы ярышлары, 1970, 1972) һ.б.

2008 елның 31 маенда Брюссель шәһәрендә ФИСУның башкарма комитеты күпчелек тавыш белән «Универсиада-2013» XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар уеннарын уздыру урыны итеп Казанны сайлый («Универсиада-2013»не уздыру хокукын шулай ук Испаниянең Виго шәһәре һәм Көньяк Кореяның Кванджу шәһәре дәгъвалый).

«Универсиада-2013» не уздыру һәм аңа әзерлек өчен 2008 елда «Универсиада-2013» дирекциясе (2009 елдан — «Казан-2013» башкарма дирекциясе, генераль директоры — В.А.Леонов); 2009 елда оештыру комитеты (рәисе — РФ Хөкүмәте рәисенең 1 нче урынбасары И.И.Шувалов, рәис урынбасарлары — Россия студентлар спорт берлеге президенты О.В.Матыцин, ТР Президенты Р.Н.Миңнеханов, РФ спорт министры В.Л.Мутко) булдырыла.

Казанда Универсиада чараларын уздыру өчен 34 спорт объекты реконструкцияләнә, 30 объект төзелә: «Казан-Арена» футбол стадионы (45 мең кешегә), Теннис академиясе (7200 кеше), «Санкт-Петербург» волейбол үзәге (5166 кеше), Спортның су төрләре сарае (3500 кеше), Гимнастика үзәге (3200 кеше), Бокс үзәге (1980 кеше), спортның ишү төрләре үзәге (1065 кеше), «Свияга» стендка ату комплексы (350 кеше).

53 га мәйданда Универсиада авылы төзелә, шул исәптән торак зона — 27,4 га, ул 20 торак корпустан торган заманча студентлар кампусын (13500 кеше сыйдырышлы) һәм Халыкара мәгълүмат үзәге бинасын үз эченә ала. Шәһәр инфраструктурасы киң масштабта яңартыла, Казанда транспорт һәм урам-юл челтәре төзекләндерелә (10 транспорт чишелеше, 40 җәяүлеләр өчен күчү урыннары, 65 км озынлыктагы 20 автомобиль юлы, 60 урам төзелә һәм реконструкцияләнә), «Казан–Аэропорт» интермодаль тимер юл тармагы, «Казан-2» транзит–күчеп утыру тимер юл–автобус вокзалы, Казан метрополитенының 2 нче чираты, Казан тиз йөрешле трамвай линиясе төзелә; «Казан» халыкара аэропорты һәм «Казан-1» төп тимер юл вокзалы реконструкцияләнә.

2011 елның 23 августында Шэньчжэнь шәһәрендә (Кытай) 26 нчы Бөтендөнья җәйге Универсиаданың ябылу тантанасында ФИСУ флагын РФ делегациясенә тантаналы тапшыру була, аны Казан мэры И.Р.Метшин кабул итеп ала. ФИСУ флагы эстафетасы Россиянең 16 зур студентлар шәһәрендә уза. Аның маршрутының озынлыгы 6 мең км тәшкил итә.

Универсиада флагын Казан мэры И.Р.Метшинга тапшыру

2012 елның 20 маенда «Сорбонна» университетында (Париж) ФИСУ тарихында иң зур «Универсиада-2013» уты эстафетасы башлана. 2012 елның июль–ноябрендә «Седов» җилкәнле өйрәнү судносында Универсиада уты Җирнең 5 континетында була һәм 2013 елның 25 гыйнварында Владивосток шәһәренә килеп җитә. 2013 елда аны Россиянең 27 зур студентлар үзәге, Татарстанның муниципаль районнары аша уздырып, 5 июльдә Казанга китереп җиткерәләр. Универсиада уты эстафетасы 150 мең км дан артык юл үтә, дөньяның 57 шәһәрендә була, анда 2013 факел йөртүче катнаша.

Универсиада идеяләрен пропагандалауда студентлар спортын, туризм һәм сәламәт яшәүнең кыйммәтләрен таратуда актив катнашкан өчен «Универсиада-2013 илчесе» дигән мактаулы исем 50 дән артык танылган спортчыга, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренә бирелә, шул исәптән Татарстаннан спортчылар — А.А.Морозов, А.Ю.Деманов, И.Х.Зиннуров, К.Ю.Гафурҗанова, Р.С.Шаронов, Ю.М.Зарипова, ТР Дәүләт симфоник оркестры дирижёры — А.В.Сладковский, җырчылар — А.Гарифуллина, Э.Кәлимуллина лаек була.

Казанда Универсиада-2013 не ачу тантанасы. Халыкара студентлар спорты федерациясе флагын чыгару

XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар уеннарының ачылыш тантанасы 2013 елның 6 сыннан 7 июль төнендә «Казан-Арена» стадионында уза. Ул Россия, Татарстан, Казан халыклары һәм тарихы турында театральләштерелгән-тематик тамашаны, катнашучылар командасы парадын, рәсми кешеләрнең чыгышын, Россия һәм Универсиада флагларын күтәрү тантанасын, Универсиада утын кабызуны, концертны үз эченә ала.

РФ Президенты В.В.Путинның чыгышы

Тантанада Россия Президенты В.В.Путин, ФИСУ президенты Клод-Луи Гальен, ТР Президенты Р.Н.Миңнеханов, ТРның 1 нче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе М.Ш.Шәймиев, Казан мэры И.Р.Метшин катнаша. ФИСУ флагын атаклы спортчылар А.М.Галләмова, В.В.Сальников, К.Ю.Гафурҗанова, Зур театрның прима-балеринасы С.Ю.Захарова, пианист Д.Л.Мацуев, театр һәм кино актёры К.Ю.Хабенский алып чыга.

Универсиадада катнашучылар антын спорт гимнастикасы буенча олимпия чемпионы А.Ф.Мостафина, рефери антын билгеле спорт судьясы Е.В.Садовый игълан итә. «Универсиада-2013» Утын кабызу хокукы РФ яшьләр җыелма хоккей командасы әгъзасы Н.Р.Якуповка (ТР), «Динамо-Казан» командасы волейболисты Е.А.Гамовага, кышкы Паралимпия уеннары-2009 елдачаңгы ярышларында һәм биатлонда 4 тапкыр җиңүче И.А.Зариповка (БАССР) һәм дзюдо буенча олимпия чемпионы Т.К.Хайбуллаевка (Дагстан Республикасы) тапшырыла.

Якынча 70 музыка, бию, театр һәм цирк коллективлары, 1,5 мең артист (шул исәптән Д.Хворостовский, М.Максакова, А.Градский, Зур һәм Мария театрлары солистлары А.Гарифуллина, А.Шаһиморатова, И.Абдразаков) чыгыш ясый, барлыгы якынча 6 мең кеше катнаша.

Фейерверклар тамашасы

«Универсиада-2013» спорт ярышлары 5–17 июльдә уздырыла. Программага спортның 13 мәҗбүри төре (баскетбол, суда туплы уен, волейбол, спорт гимнастикасы, нәфис гимнастика, дзюдо, җиңел атлетика, өстәл теннисы, йөзү, суга сикерү, теннис, фехтование, футбол) һәм 14 кабул итүче якның тәкдиме буенча (бадминтон, бокс, көрәш (грек-рим һәм ирекле), татарча көрәш (билбау көрәше), пляж волейболы, академик ишү, байдаркада һәм каноэда ишү, синхрон йөзү, регби-7, самбо, пуля белән һәм стендка ату, авыр атлетика, чирәмдә хоккей, шахмат) кертелә.

«Универсиада-2013» тә уйнатылган медальләр саны 351 комплект, катнашучылар саны буенча — 11778 кеше, 160 илдән (7980 спортчы һәм 3798 рәсми зат), шулай ук РФ җыелма командасы яулаган медальләр саны буенча (155 алтын, 75 көмеш, 62 бронза) рекорд куя.

Татарстан спортчылары 20 алтын, 10 көмеш, 10 бронза медаль яулый (Татарстаннан 51 спортчы катнаша). Е.Романченко (нәфис гимнастика), И.Галиев, И.Мортазин, Н.Миңлебаев, Р.Әхмәтшин, И.Гыйниатуллин (көрәш), Ю.М.Зарипова, Д.Буряк, Р.Кашефразов, В.Ганиева (җиңел атлетика), Н.Тёплый, А.Фурасьев (стендка ату), Я.В.Мартынова (йөзү), М.Бородакова (волейбол), А.Ковязина (самбо), П.Антипов (баскетбол), Г.Давыдов, С.Янюшкин (регби), М.Омаров (бокс); М.Гафаров, И.Җамалетдинов, А.Корнилов, А.Корбанов, А.Майоров, Д.Мөхәммәтшин, А.Сюськин, Д.Щипачёв (чирәмдә хоккей буенча команда алтын медале) Универсиада чемпионнары була.

Спортның 4 төре буенча Универсиаданың 67 рекорды куела, шуларның 39 ы Россия спортчылары тарафыннан (4 җиңел атлетика, 19 авыр атлетика, 12 йөзү, 4 спортча ату буенча) башкарыла.

Ярышларны 800 меңнән артык тамашачы карый. Телеаудитория 100 дән артык илдә 3 млрд кеше тәшкил итә. Универсиаданы уздыруда ярдәм итү өчен Россиянең 37 төбәгеннән һәм дөньяның 38 иленнән 19970 мең волонтёр җәлеп ителә. «Универсиада-2013» көннәрендә Казанда 150 меңнән артык турист була.

Универсиада тарихында беренче тапкыр спорт ярышлары белән бер үк вакытта «Мәдәни Универсиада» проекты гамәлгә ашырыла. Аның кысаларында татар милли бәйрәме Сабан туе, Рахманинов исемендәге III Халыкара «Ак сирень» фестивале, Халыкара «Шаляпин, Нуриев, Казан» опера-балет фестивале, «Музыка веры» фестивале, М.Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театрының баш дирижёры Р.Салаватов һәм В.Гергиев җитәкчелегендә Мария театры оркестры һәм солистларының галаконцерты һәм мәдәният, сәнгать өлкәсендәге башка чаралар уза. Даими рәвештә Казансу елгасы яр буена урнашкан Игенчеләр сарае каршындагы мәйданда Универсиаданың Мәдәният паркы (территориясе — 5,9 га, 30 мең кеше) эшли. Монда А.Сладковский җитәкчелегендә Татарстанның Дәүләт симфоник оркестры башкаруында «Ак бүре» татар операсының премьерасы, скрипкачы-виртуоз Э.Акопян, опера җырчысы А.Гарифуллина, «Йолдызлык» фестивале җиңүчеләре, рок-төркемнәр концертлары, 200 дән артык вокаль, хореография, фольклор, инструменталь коллективлар чыгышлары, төрле халык һөнәрләре һәм кул эшләре мастер-класслары, «Дю-Солей» циркы чыгышы була.

Интерактив «Футбол паркы», Татарстан халыкларының агач йортлары, гадәти һөнәрләре һәм фольклоры күрсәтелгән милли крәстиян хуҗалыклары, кышкы «Универсиада-2017» узачак Алма-Ата шәһәре һәм кышкы «Универсиада-2019»ны уздыру хокукына гариза биргән Красноярск шәһәре павильоннары даими эшләп тора. Мәдәният паркында 260 мең кеше була.

2013 елның 17 июлендә «Казан-Арена» стадионында РФ Премьер-министры Д.А.Медведев, ФИСУ президенты К.-Л.Гальен, Татарстан һәм Казан шәһәре җитәкчелеге катнашында дәүләт флаглары парады һәм спортчыларның гомуми парады уза. Танылган эстрада башкаручыларының чыгышлары белән матур шоу; рәсми кешеләрнең чыгышлары; Универсиада флагын төшерү тантанасы һәм аны 28 нче « Универсиада-2015» узачак Кванджу (Көньяк Корея) мэры Кан Ун Тэга тапшыру; « Универсиада-2013» Утын сүндерү тантанасы була.

Авторлар — Н.Д.Бобырев, С.Г.Белов

Илназ Галиев — көрәш буенча Универсиада-2013 чемпионы

Алия Мостафина — спорт гимнастикасы буенча Универсиада-2013 чемпионы

Яна Мартынова — йөзү буенча Универсиада-2013 чемпионы