Р.Г.Нәҗметдинов исемендәге Олимпия резервы үзәк махсус балалар-яшүсмерләр шахмат мәктәбе бинасы

Казан

1950 еллар ахырында Казанда Шахмат клубы буларак оештырыла (1988 елдан Р.Г.Нәҗметдинов исемендәге Шахмат һәм шашка йорты, 1991 елдан хәзерге исемдә).

1996 елда Татарстан Республикасының Физкультура, спорт һәм туризм буенча дәүләт комитетының Олимпия резервындагы үзәк балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе белән берләштерелә.

Гомуми мәйданы 1447 м2, файдалану мәйданы урыны 847 м2, уку мәйданы 558,6 м2.

Бинасы: 10 уку класслары (шул исәптән компьютерлар һәм гомуми физик әзерлек буенча спорт заллары), гомуми мәйданы 264,5 м2, 196 уен урыны сыешлы 2 турнирлар залы.

Казанда һәм Тәтештә филиаллары бар.