- РУС
- ТАТ
Казан нәселле ат заводы каршында
1868 елда нигез салына. Инициаторы – Казан губернасының Атлар үрчетү баш идарәсе каршындагы Казан ат чабышын яратучылар җәмгыяте. Юртакларны беренче тапкыр ярыштыру 1868 елда уздырыла (кара Ат спорты). 1920–1946 елларда ипподром Игенчелек халык комиссариаты карамагында, 1991 елга кадәр ТАССР Авыл хуҗалыгы министрлыгы, 2001 гә кадәр ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, 2001 елдан «Татспиртпром» җитештерү берләшмәсе карамагында була. 1969–2001 елларда «Казан» ат заводы составына керә.
1868–1920 елларда – призлы чабышлар өчен грунтлы (1067 м) һәм комлы 2 чабыш юлын, ат абзарын; 1922 елда – яңартылганнан соң, 30 га территорияне, грунтлы юлны (1067 м), 100 атка исәпләнгән 5 абзарны, ярдәмче биналарны; 1948 елда – 23 га территорияне, чабыш юлын (1067 м), 400 урынлы трибунаны, 120 атка исәпләнгән 6 абзарны, производство бүлеген; 1991 елда 12 га территорияне, чабыш (1067×12 м) һәм күнегүләр үткәрү (1000×6 м) юлларын, 1400 урынлы трибунаны, 8 ат абзарын (150 атка), остаханәне үз эченә ала.
2000 елда ипподром каршында Казан ипподромы һәм ат үрчетүчелек тарихы музее (директоры Җ.И.Хәбибуллин) һәм «Аргамак» балалар-яшүсмерләр ат спорты мәктәбе (директоры М.С.Чинаев, 2003 елдан – Г.М.Галиева) ачыла.
2005 елда «Казан» халыкара ат спорты комплексы ачылганнан соң, ипподром территориясендә торак йортлар төзелә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.