Файдалануга 1966 елда тапшырыла (архитектор М.Х.Агишев), «Труд» ирекле спорт җәмгыятенең Татарстан өлкә советы (1990 елга кадәр), Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсенең «Итиль» хоккей-спорт клубы (1990–1995 еллар), Татарстан Республикасының Физик культура, спорт һәм туризм дәүләт комитеты (1995–2002 еллар), Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы (2001 елдан), 2005 елдан Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы карамагында.

1998–2000 елларда тамырдан үзгәртеп корыла: 2 хоккей мәйданчыгы, күнегүләр, тренажёр, гимнастика спорт заллары төзелә, фойе киңәйтелә һ.б. (архитекторлар Г.А.Бакулин, М.Г.Хәйруллин һ.б.).

Корылмалары: 3845 урынлы тамашачылар залы белән 61×30 м2 үлчәмле боз мәйданчыгы; 1100 урынлы трибуналар белән боз мәйданчыгы; тренажёр, күнегүләр, гимнастика, хореография спорт заллары.

Казандагы спорт сарае — Татарстан Республикасыда иң зур спорт корылмасы, халыкара стандартларга туры килә (матбугат үзәге, теле- һәм радиокомментаторлар бүлмәсе: радиоузел, кафе һ.б.), алкалы («Ак Барс») һәм туплы («Ракета») хоккей командаларының, алкалы хоккей («Бөркет») һәм тимераякта фигуралы шуу буенча олимпия резервындагы республика махсус балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләренең уку-тренировка һәм ярышлар базасы санала.

2001 елда спорт сараенда Татарстан Республикасының Спорт музее ачыла (2009 елдан Ш.Х.Галиев исемендә).