1926 елда оештырыла (беренче рәисе – И.А.Кадушин). 1926–1931 елларда «Динамо» Казан пролетар-спорт җәмгыяте, 1931­–1938 еллар «Динамо» физкультура-спорт җәмгыятенең Татарстан өлкә советы, 1938–1999 елларда «Динамо» физкультура-спорт җәмгыятенең Татарстан республика советы, 1999 елдан «Динамо» физкультура-спорт җәмгыятенең иҗтимагый-дәүләт оешмасы барлыкка килә.

Әлмәт, Алабуга, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә бүлекләре бар.

Җәмгыять 19 коллективны үз эченә ала.

Казанда спорт базасы (ату тиры, «Аккош» күле буенда чаңгы базасы), Лаеш һәм Саба районнарында ау хуҗалыклары урнашкан. «Динамо» физкультура-спорт җәмгыятендә – көрәш (ирекле, грек-рим көрәше, самбо, дзюдо), волейбол (ирләр командасы, 2003 елдан Россия беренчелеге суперлигасында), гер спорты, ишү (академик, байдарка һәм каноэда), кикбоксинг, җиңел атлетика, чаңгы спорты, гамәли янгын сүндерү спорты, кул сугышы, ату спорты, авыр атлетика, фехтование, футбол (ирләр командасы, 1920–1930 елларда иң яхшы командаларның берсе), чирәмдәге хоккей (ирләр командасы – Россия чемпионы, 2003–2008 еллар), туплы хоккей (ирләр командасы – Европа чемпионнары кубогы иясе, 2009 ел) үсеш ала.

Атаклы спортчылар: Л.А.Аверьянова, А.А.Бородин, В.Н.Валюкевич, О.Б.Вощакина, Н.Ф.Гыйләҗева, О.В.Данилова, О.Н.Князева, Н.А.Колесников, Г.Т.Московский, В.Г.Никонова, А.В.Плюшкин, Г.И.Сәмитова, Н.Ш.Фәсахов; тренерлар: Р.А.Азизов, И.Б.Брен (фехтование, волейбол), В.Т.Глухих, В.А.Гоголин, С.К.Дёмин, В.В.Шиблов, А.А.Маргарян, Н.П.Митянин, Н.И.Морящичев, Н.В.Репин, Н.Н.Савощенко, Р.С.Сафин, В.В.Сидельников (волейбол), Н.С.Тетёркин, Е.А.Тимерҗанов, С.М.Ульянов, Ф.М.Хәсәнов, Ә.Ш.Шәйхетдинов.